2026 елның 1 гыйнварыннан җиңел автомобильләрне техник карау бәясе уртача 9,7 процентка артачак. Бу хакта «Коммерсантъ» басмасы хәбәр итә.
Федераль антимонополия хезмәте (ФАС) мәгълүматына таянып, төбәкләрнең яртысыннан артыгы яңа тарифларны билгеләгән инде. Иң югары бәя Чукоткада булачак – 5,4 мең сум, ә Санкт-Петербургта – 2 мең сум.
Төбәкләр яңа ставкаларны 20 декабрьгә кадәр расларга тиеш иде. Җиңел машиналарга техник карау бәясе, индексация 7,4–7,5 процент булган 2024 ел белән чагыштырганда, күбрәк артачак.
Техник карау такси, йөк машиналары һәм автобуслар өчен мәҗбүри булып кала. Ә җиңел автомобиль хуҗалары аны дүрт елдан өлкәнрәк машинаны яңадан теркәгәндә яисә аның конструкциясенә үзгәрешләр керткәндә генә үтәләр. Узган ел җиңел машиналар өчен 5,9 миллион диагностика картасы тутырылган.
ФАС методикасы техник карау операторларыннан тәкъдимнәр җыюны күздә тота. Ләкин чынлыкта эшмәкәрләр исәпләүләр өчен мәгълүматны бик сирәк бирәләр, шуңа күрә хакимият органнары, инфляцияне исәпкә алып, бәяләрне үзләре индексацияли.
Иң югары тарифлар Чукоткада, Санкт-Петербургта, Амур өлкәсендә һәм Ненец автономияле округында билгеләнгән. Иң түбән бәяләр — Волгоград һәм Новгород өлкәләрендә. Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә техник карау бәясе 1,2 мең сумга кадәр күтәреләчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез