Газетага язылу

1 марттан иминият пенсияләренә кагылышлы үзгәрешләр булачак

Россиядә 1 марттан россиялеләрнең финансларына йогынты ясый торган биш яңалык үз көченә керәчәк.

Алар турында «Российская газета» хәбәр итә. .

Беренчедән, сүз иминият пенсияләренә өстәмә түләү турында бара. Әйтик, өстәмә түләүне февральдә 80 яшь тулган барлык пенсионерлар да алачак.

Марттан алар икеләтә түләү ала башлаячак - 7,6 процентлы гыйнвар индексациясен исәпкә алып, 19 169,38 сум булачак.

Моннан тыш, 1 марттан онлайн-сервислар автомат рәвештә банк карталарыннан цифрлы язылулар өчен акча ала алмаячак.

Тагын бер яңалык – 1 марттан Россия Федерациясендә микрозаймнар бирү кагыйдәләре үзгәрәчәк. Хәзер микрофинанс компанияләре заемщикларны онлайн акча биргәндә биометрик мәгълүматлар ярдәмендә идентификацияләргә тиеш булачак. Әлеге чара кешеләрне мошенниклардан саклау һәм микрокредитны кешедән башка рәсмиләштерүне булдырмау өчен ясалачак.

1 марттан Россиядә шулай ук авиаташулар һәм кунакханәләрне броньлау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә. Аерым алганда, билетны мәҗбүри кайтару өчен төгәл критерийлар кертелә. Моннан тыш, хәзер туристлар керү көненә кадәр броньлауны гамәлдән чыгарганда алдан түләүнең тулы суммасын алырга мөмкин.

1 марттан балалы гаиләләр өчен бердәм пособие исәпләгәндә алиментларны төбәк буенча уртача хезмәт хакына таянып санаячаклар. Шул ук вакытта элегрәк исәпләгәндә МРОТ кулланылган. 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре