Газетага язылу

1 сентябрьдән түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керә

Россиядә 1 сентябрьдән түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә.

Бу хакта “РИА Новости” Россия Хөкүмәтенең тиешле карарына таянып яза.

Документта күздә тотылганча, беренчедән, түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү турында килешүне, читтән торып, клиника сайты аша гына түгел, бәлки аның мобиль кушымтасы һәм МАКСтагы платформасы аша да төзергә мөмкин булачак. Икенчедән, аноним хезмәт күрсәтелгәндә, килешүдә пациентның паспорт мәгълүматларын күрсәтүе таләп ителмәячәк. Өченчедән, пациент үтенече белән медицина ярдәме стандартыннан тыш аерым консультацияләр яки ниндидер операция рәвешендәге түләүле хезмәтләр өчен аның язмача ризалыгы кирәк булачак. Расланган кагыйдәләр 2031 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре