– Булачак ирем белән 16 яшемдә таныштык. Башкаларныкы кебек елларга сузылган мәхәббәт тарихы юк бездә. Октябрьнең берендә йөри башладык, бишендә инде никах укыттык. Дөрес, баштарак әти-әнием болай яшь килеш кияүгә чыгуыма каршы иде. Әмма Фоатның миннән ун яшькә олырак булуы эшне җиңеләйтте, – дип искә ала ул елларны Ләйсән. – Фоат инде тормышта үз урынын тапкан кеше иде. Эшли, яшәр урыны бар. Әнә шуңа да мин дә аңа бик ышандым һәм ялгышмадым. Бер дигән итеп яшибез.
Ләйсән беренче баласын алып кайтканда әнисенә – 44, ә бертуган сеңлесенә нибары биш яшь була. Онык белән сеңел бергә үсәләр.
– Әниемнең 9 туганы бар иде. Без кечкенә вакытта гел авылга кайтып йөрдек. Идәндә ятып йоклау, күмәкләшеп эшләү, уен-көлке, шау-шу безгә бер дә чит түгел. Күпбалалы гаиләнең матур якларын күреп үстем, – ди Ләйсән. – Мин кечкенә вакытта гел курчак белән уйнаганмын. Ун курчагым булган. Аларны балаларым дип уйнатканмын, ашатканмын, йоклатканмын. Димәк, мин моңа инде күңелем белән әзер булганмын. Бүген ун бала сөюем белән бәхетлемен. Шөкер, 33 яшемә җитеп, бер сабыемны да авыр күтәрмәдем, авырдан тапмадым. Киресенчә, Аллаһы Тәгалә миңа бар җиңеллеген бирде.
Ләйсән белән Фоатның 4 нче сыйныфта укучы игезәкләре бар. Әмир һәм Әмирә дип исем кушканнар. Нәселләрендә игез сабый үстерүчеләр шактый икән.
– Төрле чаклар була инде. Гаиләбез турында язып чыксалар яки видео куйсалар, халык икегә аерыла. Кемдер миңа соклана, ә кайберәүләр эт итеп сүгә. Янәсе, нәрсәгә ул кадәр бала? Ә бит бәхетнең иң зурысы – сабый сөюдә! – ди Ләйсән. – Кечерәк балаларны олыраклары караша. Бергә үскәч, алар шулкадәр дус-тату. Хәтта мәктәптә дә бер-берсенә күз-колак булып торалар. Бергә йөриләр, бергә уйныйлар. Биш кызыбыз, биш улыбыз бар. Олы кызым көллияттә укый, 3 балам – мәктәптә, икесе балалар бакчасында, тагын бер сабыем тиздән бакчага китәчәк. Тормыш үз көенә бара инде. Әкренләп бар эшкә өлгерергә дә өйрәнәсең.
Бөтен кешене кызыксындырган сорауга җавап та табарга тырыштык. Бу кадәр түгәрәк гаиләгә ничек итеп ризык әзерләп бетерәләр икән? Күп итеп әзерлим, ди әни кеше. Аш пешерү өчен 15 литрлы кәстрүл тоталар. Ләйсән сүз саен иренә рәхмәтле булуын искә төшерә.
– Әгәр ул әйбәт булмаса, мин моның кадәр бала тапмас та идем. Һәрчак терәк булды. Гаиләнең матди хәлен дә кайгырта, эштән кайткач, мине дә ял иттерергә вакыт таба. Өйне дә җыештыра, ашарга да пешерә. Әнә шуңа да бер-беребезне аңлап яшибез, – ди Ләйсән. – Әлмәттә торганда әнием кулдан килгәнчә ярдәм итте. Ә Казанда иремнең әти-әнисе яши. Алар да безгә бик булыша. Шунысы рәхәт: аларның өчесе дә – укытучылар. Балаларыма әби-бабай наз гына түгел, дөрес тәрбия дә бирә. Иң мөһиме – ун балам да яратылып яши. Һәрберсенең үз холкы, үз максаты. Әтиләре белән без аларга һәрчак терәк булырбыз. Алда тагын да зур җаваплы эш тора: балаларны үстереп, аларга дөрес юл күрсәтергә кирәк. Хыял-өметләр дә зурдан: гомер көзендә безнең яныбызда күпме бала, кияү-киленнәр, онык-оныкчыклар җыелачак. Үзе бер дәүләт!
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез