Газетага язылу

10 хәрби Украина әсирлегеннән кайтарылган

Украина хәрби әсирләрен кире кайтаруга җавап итеп, Россиягә 10 әсир хәрбине тапшырганнар.

Россиядә Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Яна Лантратова шул хакта хәбәр итте, дип яза “ТАСС”.

Лантратова хәрбиләргә тизрәк туганнары янына кайтырга ярдәм итүне иң мөһим бурычлардан берсе буларак атап үткән. Исегезгә төшерәбез: 24 августта Мәскәү һәм Киев Беларуссия территориясендә хәрби әсирләр  белән алышкан.

Украинаның – 10, Россиянең – 10 әсир хәрби хезмәткәре өйләренә кайтарып җибәрелгән. Ә 19 августта  “103”кә “103” формуласы буенча хәрби әсирләр белән алышу булган. 13 августта Мәскәү – Украинага 261 хәрбинең мәетен, ә Киев – Россиягә 24 хәрбингең мәетен тапшырган.

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Россия һәм Украина июль аенда һәлак булган хәрбиләрнең мәетләре белән алышкан. Россия ягы ул чагында Киевка – 501 мәет, Украина Россиягә – 31 мәет тапшырган. Апрель азагында Россия Президенты Владимир Путин АКШ Президенты Дональд Трамп белән сөйләшүендә белдергәнчә, агымдагы ел башыннан бирле Россия Украинага – 20 меңнән артыграк мәет тапшырган, Россиягә исә – 500 дән күбрәк мәет тапшырылган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре