Газетага язылу

14 яшьлек яшүсмер Казандагы терракт өчен суд каршына басачак

14 яшьлек яшүсмер Казанда теракт оештырган өчен суд каршына басачак.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иүенчә, 2025 ел ахырында аны Татарстан башкаласында кәрәзле элемтә база станциясенә ут төрткән өчен тоткарлаганнар.

Хокук саклаучылар мәгълүматлары буенча, узган ел малай мессенджерда Украина махсус хезмәтләре хезмәткәрләре белән язышкан. Террорчылык актын ул акчалата түләү өчен башкарырга ризалашкан. Кураторлар кушуы буенча яшүсмер ягулык-майлау материаллары сатып ала һәм кулдан ясалган яндыргыч җайланма ясый, шуннан соң кәрәзле элемтә станциясенә ут төртә.

Үз гамәлләрен ул телефон камерасына төшерә, ә аннары җинаять урыныннан кача. Теракт видеосын малай кураторга җибәргән, соңгысы аңа криптовалютада түләү җибәргән.

Җинаять эше судка җибәрелгән, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре