Бу хакта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте, дип яза Татар-информ.
"Дәүләт Думасына 2027 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен 28 935 сум итеп билгеләү турында закон проекты җибәрелде», – дип сөйләде ул. Пелевин сүзләренчә, хәзер социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе 2027 елның 1 гыйнварыннан икътисадның реаль секторында минималь хезмәт хакын арттыру мәсьәләсен тикшерә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез