Газетага язылу

20,4 процент беркетмә эшкәртелгән: «Бердәм Россия» 57,1 процент тавыш белән алда бара

Россия Федерациясе Дәүләт Думасына IX чакырылыш депутатларын сайлауда 20,4 процент сайлау беркетмәсе эшкәртелгән. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, әлегә «Бердәм Россия» партиясе 57,1 процент тавыш белән алда бара.

Алдан алынган нәтиҗәләргә караганда, тагын дүрт партия 5 процентлык чикне уза. КПРФ 14,01 процент тавыш җыйган, ЛДПР — 9,32 процент, «Яңа кешеләр» — 7,93 процент, «Гадел Россия» — 5,13 процент күрсәткечкә ия.

Дәүләт Думасына сайлаулар һәм алар белән бергә уздырылган сайлау кампанияләре 18 сентябрьдә башланып, 20 сентябрьдә тәмамланды. 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре