Газетага язылу

30 илдән кунак, заманча алымнар, яңа полигон: Татарстанда куркынычсызлык салоны узачак

Дөньяның 30 лап иленнән кунак, гадәттән тыш хәлләрне фаразлау өчен заманча алымнар һәм яңа полигон. 3–5 сентябрьдә Казанда «Комплекслы куркынычсызлык – 2026» иминлекне тәэмин итү чараларының XVI халыкара салоны уза. Татарстан башкаласында тәүге тапкыр узачак әлеге чара турында Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.

30 илдән кунак, заманча алымнар, яңа полигон: Татарстанда куркынычсызлык салоны узачак
Фото: kbexpo.ru

«Комплекслы куркынычсызлык» халыкара салоны – иминлекне тәэмин итү өлкәсендәге төп тармак мәйданчыкларының берсе. Ул илнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы системасы үсеше өчен стратегик әһәмияткә ия. Быел ул беренче тапкыр Мәскәүдән читтә – Татарстанда уза. Халыкара салонның төп чараларыннан берсе – күргәзмә эше. Анда 230 оешма катнашачак, 80 нән артык техниканың үзенчәлекләре белән танышырга мөмкин булачак.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мәгариф һәм фәнни-техник эшчәнлек департаменты директоры Александр Макаров әйтүенчә, экспозиция бер үк вакытта янгында коткару техникасының тарихи үсешен һәм заманча технологик мөмкинлекләрне чагылдыра. «Бу янгын сүндерү автоцистерналары, насослы-җиңсәле автомобильләр, насос станцияләре, янгын сүндерү баскычлары һәм автокүтәргечләр, авария-коткару автомобильләре һәм мотоцикллар, барып җитү катлаулы булган территорияләрдә эшләү өчен махсус техника», – диде ул.

Быел салонның үзенчәлеге – су объектларында иминлек өлкәсендә аерым юнәлеш булдырганнар. Биредә күзәтү һәм эзләү-коткару эшләре өчен төзелгән кече судноларны һәм көймәләрне күреп булачак. Алар арасында 12 метрдан артык озынлыктагы суднолар да бар. Күргәзмәгә килүчеләр «Аэропорт» тимер юл станциясендә янгын сүндерү поездын да күрә алачак. Сүз уңаеннан, 5 сентябрьдә күргәзмәне Казан халкы да карый алачак. Моның өчен алдан теркәлү узарга кирәк.

Салонның эшлекле программасы федераль, тармак, фән һәм халыкара дәрәҗәдәге 30 дан артык чараны берләштерә. Аларда 30 лап ил вәкилләре катнашачак. Шул исәптән, Бәһрәйн, Беларусь, Бруней, Вьетнам, Иордания, Испания, Кения, Малайзия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кебек илләрдән кунаклар киләчәк.

Эшлекле программаның төп көннәре 3–4 сентябрь булачак. Шулай ук җыен барышында янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә сертификацияләү, янгыннан коткару гарнизоннары көчләре һәм чараларына идарәнең дәүләт мәгълүмат системасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. Гадәттән тыш хәлләрне фаразлау өчен заманча алымнар тәкъдим ителәчәк. 4 сентябрьдә Лаеш районында янгын сүндерүчеләрне һәм коткаручыларны әзерләү өчен югары технологияле укыту-күнегүләр полигоны ачылачак. «Бу – Россиядә мондый зурлыктагы бердәнбер объект», – диде Россия гадәттән тыш хәлләр министры киңәшчесе Даниил Мартынов.

Халыкара салонның эшлекле программасы кысасында халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлек алып бара торган ихтыярый оешмалар белән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының үзара хезмәттәшлегенә багышланган конференция узачак.

– Безнең ихтыярыйлар күп еллардан бирле югалган кешеләрне һәм балаларны эзләү белән шөгыльләнә, гуманитар миссияләрдә катнаша, гадәттән тыш хәлләр вакытында халыкка ярдәм итә. Бу тәҗрибә шуны күрсәтә: ярдәм итү теләге генә җитми. Ихтыярыйларны әзерләргә, дөрес бурыч куярга һәм аларның эшен һөнәри хезмәтләр белән хезмәттәшлек итүнең бердәм системасына кертергә кирәк, – диде Югалган һәм зыян күргән балаларга ярдәм итү илкүләм үзәгенең Төбәк бүлекләре белән хезмәттәшлек һәм ихтыярыйлык эшчәнлеген үстерү департаменты җитәкчесе Гиорги Булиа.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре