Газетага язылу

7 апрель – йөкле хатын-кызлар көне. Кайда ничек бәйрәм иткәннәр?

Хатын-кызның иң назлы, иркә, серле чорына ишарәләүче бәйрәмне Татарстанның төрле почмакларында җылы очрашулар белән билгеләп узганнар.

Зәйдә бу көн кысаларында очрашуга килгән гүзәл затларга социаль яклау, ЗАГС һәм социаль фонд белгечләре дәүләт ярдәме чаралары, документлар рәсмиләштерү һәм бала туганда түләүләр турында сөйләгәннәр. Бүген район хастаханәсендә йөклелек буенча 102 хатын-кыз исәптә тора. Булачак әниләр өчен хастаханәдә иҗади мастер-класс уздырганнар.

Биектауда бу көнне булачак әниләрнең эмоциональ халәтенә аерым игътибар бирелгән. Психолог-белгечләр әңгәмәләр үткәргән, борчылуларны, стрессны җиңәргә өйрәнгәннәр. Психологик сессияләр бала табу алдыннан куркулар турында фикер алышуларга, гаиләдә гармонияне саклау буенча киңәшләргә, туачак бала өчен уңайлы мохит булдыруга юнәлдерелгән. Һәр катнашучы соравына җавап һәм шәхси киңәшләр ала алган.

Тәтештә булачак әниләрне, гадәт буенча, бәби биләү серләренә өйрәткәннәр. Чара «Гаилә» милли проекты кысаларында оештырылган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре