«РФ Хөкүмәтенең 354 нче карары бу процессларны төгәл регламентлый. Беренчедән, бу җылыту. Әгәр сезнең төбәк «факт буенча» түләүгә күчсә, ягъни җылыту сезоны дәвамында гына (1/7 схема), майдан сентябрьгә кадәр квитанцияләрдә җылыту өчен түләүләр булырга тиеш түгел», – диде Вольфсон.
«Экономиянең икенче маддәсе – ел саен үткәрелә торган җәйге профилактика чорында кайнар суны туктату. Санитария нормалары буенча аны планлы рәвештә, кагыйдә буларак, 14 көннән дә артык булмаган вакытка сүндерергә мөмкин. Әгәр сездә счетчик юк икән, идарәче компания ике атна эчендә автомат рәвештә яңадан исәп-хисап ясарга тиеш», – дип өстәде Вольфсон.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез