Буйга җиткән улыбыз бар. Хәзер элекке ирем фатирны сатарга ниятләп йөри. Улыбызның бу торакның бер өлешенә хокукы бармы?
Фирая. Казан
Юрист Булат Закиров җавап бирде.
– Уртак мөлкәттән баш тартуыгыз сәбәпле, бергә яшәгәндә сатып алынган фатирыгыз элекке ирегезнең мөлкәтенә әйләнгән. Милекче исә үзенең мөлкәте белән теләсә ничек эш итәргә: аны сатарга, үзе милекче булып калып, торагын кемгәдер биреп торырга, залогка салырга һәм законга каршы килмәгән башка гамәлләр кылырга мөмкин.
Улыгызның фатирга хокукы буенча түбәндәгеләрне белеп торырга кирәк: Россия Федерациясе Гаилә кодексының 60 статьясындагы 4 пункты нигезендә, баланың ата-ана мөлкәтен милеккә алуга хокукы юк, шулай ук ата-ананың да баланың милкенә хокукы була алмый. Шуңа күрә улыгыз әтисе фатирының бер өлешенә дәгъва кыла алмый.
Фатирны мираска алуга килгәндә, Гаилә кодексының V бүлеге нигезендә, әтисе (милекче) вафат булган очракта, бала мираска хокуктан файдалана ала.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез