Әгерҗе районында хөрмәтле кеше — табиб, акушер-гинеколог Сухова Галина Борисовна вафат, дип хәбәр итте район басмасы.
Ул озак еллар бала тудыру бүлеге белән җитәкчелек итте.
Аның өчен кеше сәламәтлеге һәм тормышы иң югары кыйммәткә ия иде… Якты истәлеге бик күп кешеләрнең рәхмәтле йөрәкләрендә мәңгегә сакланыр. Туганнары һәм якыннарының югалту газабын уртаклашабыз, диелә хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез