Газетага язылу

Әгъзам Гобәйдуллин: «Төбәкләр өчен җирлек дәрәҗәсен саклау идарә итүнең нәтиҗәлелеген күрсәтә»

“Татарстан муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясенең XX – юбилей съезды узды.

Билгеле, узып баручы елның төп казанышы буларак, җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле системасын – үзенең нәтиҗәлелеген исбатлаган форматны саклап калуын билгеләп узарга кирәк. Шул уңайдан “Татарстан муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин рәхмәт сүзләрен җиткерде.  

– Муниципаль бергәлек, Дәүләт Советы депутатлары законны эшләүдә актив катнашты. Республика Рәисенә Россия Федерациясе дәүләт органнарында безнең карашларны яклаганы өчен зур рәхмәт. Закон авторларына, хөрмәтле Андрей Александрович, федераль канун чыгаручыга закон кабул иткәндә төбәкләрнең сүзе ишетелүе һәм Татарстанның җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле системасын саклап калу буенча фикерләрен исәпкә алынннары өчен рәхмәт белдерәбез. Авыл инфраструктурасы алган киткән һәм тарихи традицияләре булган төбәкләр өчен җирлек дәрәҗәсен саклау идарә итүнең нәтиҗәлелеген күрсәтә, – диде Әгъзам Гобәйдуллин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре