Ак катламның кояш нурларын кире кайтаруы сәбәпле, кайры көндез азрак җылына һәм төнлә кинәт түгел, ә озаграк суына. Бу исә кайрының ярылып китүен булдырмауга ярдәм итә. 30 еллык эш стажына ия булган агроном Диденко “Челнинские известия” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта аңлатып үткән.
Барлык җимеш агачларының: алма, груша, чия, төче чия, слива, абрикосның кәүсәсен агартырга мөмкин. Бигрәк тә төшле культуралар: чия, слива, абрикос, шәфталу, нектаринны агарту мөһим.
Шулай ук яшь агачларның кәүсәсен агарту бик кирәк, чөнки юка кайрысына һава температурасы уйнаудан бик тиз зыян килергә мөмкин. Шулай ук кайрысы кара-кучкыл төстә булган агачлар агартуны таләп итә, чөнки алар кояшта ныграк җылына һәм тизрәк пешә.
Калын кайрылы зур агачларга зыян килү куркынычы аз булса да, кәүсәсен агарту ярылудан, корткычлардан саклый.
Ә менә чыршы, нарат, туя кебек ылыслы агачлар һәм куакларның кәүсәсен агарту таләп ителми.
Шул ук вакытта агачның яшен исәпкә алырга кирәк. Известь эремәсе яшь үсентеләрнең (өч яшькә кадәрге) кайрысына зыян салырга мөмкин. Аларны махсус бакча буявы белән буяу яки кышка кәүсәсен саклагыч материал белән чорнап кую хәерле.
Ә инде өчтән-биш яшькә кадәрге агачларны галәти известь эремәсе белән агартырга мөмкин.
Известь эремәсе ясау өчен:
* 2-2,5 кг сүндерелгән известь;
* 200-300 г бакыр купоросы (гөмбәчек авыруларыннан саклау өчен);
* 1 кг кызыл балчык (катнашма куерак булсын өчен һәм кайрыдан кубып төшмәсен өчен);
* 10 л су;
* 100-150 г ПВА җилеме яки бераз гына кер сабыны (әйбәтрәк ябышсын өчен) кирәк.
Известь эремәсе ясау өчен башта савытка (тимер булмасын) аз гына кайнар су салып, бакыр купоросын эретергә. Известьны аерым савытта суга салып эретергә (сөт хәленә килгәнче). Шуннан соң эремәгә, болгата-болгата, әкрен генә бакыр купоросы өстәргә.
Соңыннан кызыл балчык һәм җилем яки кер сабыны салып, барысын бергә яхшылап болгатырга. Әзер эремә куе каймакны хәтерләтергә тиеш.
Агачларны, яфраклары коелып беткәч, суыклар башланганчы агарту хәерле.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез