Ярты гасырдан артык вакыт элек аларның күбесе совет нефть химиясе тарихын булдыруда катнашкан. Бүген алар предприятиенең ничек үзгәргәнен үз күзләре белән күрү һәм генераль директор Марат Фаляхов җитәкчелегендәге хәзерге буын заводчылар белән аралашу өчен СИБУРның зәңгәр төстәге махсус эш киемнәрен киделәр.
«Бу – фантастика!»
«Нефтехим» профсоюз комитеты оештырган экскурсиядә предприятие үсешенә зур өлеш керткән тәҗрибәле белгечләр катнашты. Алар арасында үзәк газ фракцияләү җайланмасын эшләтеп җибәрүчеләр, заводларның элеккеге директорлары, баш инженерлар, энергетиклар, метрологлар, икътисадчылар, шулай ук «Озын хезмәт юлы» программасында катнашучылар бар иде. Бүген алар комбинатта яшь хезмәткәрләргә үз тәҗрибәләрен тапшыралар, остазлар булып ярдәм итәләр. Кунаклар ремонт-механика заводында, яңартылган поликлиникада, 581 нче объект буларак билгеләнгән яңа административ-көнкүреш корпусында һәм «Лемаевская» операторлар бүлмәсендә булдылар.
Беренче тукталыш – ремонт-механика заводы. Бүген ул – 21 заманча җитештерү участогы, ЧПУ белән идарә ителә торган 144 югары төгәллекле станок һәм үзәкләштерелгән цифрлы идарә системасы булган комплекс. Заводны яңартуга 10 миллиард сумнан артык инвестиция кертелгән.

– 1977 елда ремонт-механика заводына техник контроль бүлеге контролёры булып эшкә килдем. Соңрак инженер-конструктор булып эшләдем, – дип искә алды финанс идарәсенең валюта әйләнеше бүлегенең элеккеге җитәкчесе Лариса Вахрушева. – Ул вакытта эш шартлары авыр иде: май, металл чүбе, үтәли җил, караңгы. Ә бүген керәсең – фантастика! Якты, чиста, һәр җирдә тәртип, җитештерү мәдәнияте югары.
Аның белән 20 ел дәвамында заводта баш инженер булып эшләгән Марат Зарипов та килешә.
– Элек идәннәр җимерек, чокыр-чакыр иде. Хәзер йөрү дә, карап тору да рәхәт. Безнең чорда ремонт эшләре бик күп башкарылды, ләкин бездә мондый ЧПУлы станоклар юк иде. Завод искиткеч булган! – диде Марат Зарипов.
«Искиткеч шартлар: якты, тыныч, уңайлы»
Аннары ветераннар предприятие поликлиникасында булдылар. Биредә капиталь ремонт үткәрелгән, 98 берәмлек заманча медицина җиһазы урнаштырылган. Хәзер поликлиника заманча диагностика үзәгенә әверелгән.
Яңа административ-көнкүреш корпусы һәм «Лемаевская» операторлар бүлмәсе дә кунакларда көчле тәэсир калдырды. Этилен заводының элеккеге цех башлыгы Айдар Баһавиев диспетчерлык бүлмәсендәге экраннардан кайчандыр үзе кабызган факелны күрде.

– 1976 елның кышы иде. 30 градуска якын салкын! Этилен факелын кабызу өчен кулга солярка һәм бензин алып, 120 метр биеклеккә күтәрелдем. Шуннан бирле факел сүнми. Аны бүген цифрлы операторлар бүлмәсендәге экраннан күргәч, хисләремне тыеп кала алмадым. Хәзер биредә искиткеч шартлар: якты, тыныч, барысы да уңайлы итеп эшләнгән. Безнең эшне дәвам итүчеләр өчен сөенәбез, – дип уртаклашты Айдар Баһавиев.
Цех № 1 дип аталган училищены (ПТУ-44) беренче чыгарылышта тәмамлаган Людмила Кузнецова 1966 елда үзәк газ фракцияләү җайланмасына эшкә килгән. Торбалар тоташкан урыннарның герметиклыгын тикшерү өчен ул сабынлы су салынган чиләк белән 50 метр биеклектәге колоннага менә торган булган.
– Предприятие тарихы – минем язмышымның бер өлеше. Николай Лемаевны бик яхшы хәтерлим. Ул һәрвакыт шәһәр һәм кешеләр өчен җаны-тәне белән янып яшәде. Предприятиедә хезмәт кешесенә карата бу сакчыл мөнәсәбәтнең бүген дә саклануын күреп сөенәм, – диде Людмила Кузнецова.
Ачыктан-ачык сөйләшү
Кунаклар «Нефтехим» генераль директоры Марат Фаляхов белән дә очраштылар. Ул предприятие эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында сөйләде. Товарлыклы продукция җитештерү елына 3 миллион тоннага җиткән. ЭП-600 комплексы эшли башлаган, шулай ук СИБУР технологиясе буенча гексен җитештерә торган илдәге беренче производство ачылган. 2022 елдан бирле хезмәт шартларын яхшыртуга 22 миллиард сумнан артык акча инвестицияләнгән.

– Минем өчен мондый очрашулар – заводка нигез салган кешеләр алдында башкарган эшләребез турында хисап тоту мөмкинлеге. Данлы тарих белән генә горурлану җитми – безгә «Бүгенге буын сез булдырганга нәрсә өстәде?» дигән сорауга җавап бирергә кирәк. Инвестицияләргә кертелгән һәр миллиард артында кешеләр тора. Без предприятиене шәһәрдән аермыйбыз: биредә гаиләләребез яши, мәктәпләр һәм парклар төзелә. Бүген безгә катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә: көндәшлек, макроикътисад, тышкы чикләүләр. Әмма эшләтеп җибәрүләрнең һәм ремонтларның никадәр авыр икәнен үз тәҗрибәсеннән белгән ветераннарның: «Без сезгә ышанабыз!» – дигән сүзләре безгә көч бирә һәм зур җаваплылык өсти. Сезнең киләчәк планнар белән шулкадәр кызыксынып сөйләшүегезне күреп, бу очрашуны Ветераннар советы түгел, ә Яшьләр советы дип атарга да булыр иде! Безнең уртак эшебезгә ышанычыгыз өчен рәхмәт, – дип рәхмәт белдерде Марат Фаляхов.
Буыннар бәйләнеше – уңышның нигезе
Җитәкченең сүзләре ветераннар күңеленә хуш килде. Бутилкаучук заводының элеккеге баш инженеры Валерий Шәмсетдинов буыннар дәвамчанлыгының мөһимлеген билгеләп үтте.
– Үз вакытында без бутилкаучук җитештерү технологиясен үзебез эшләдек һәм фәнебезнең көчен исбатладык. Бүген СИБУРның яңа командасы да шундый ук нәтиҗәгә иреште: чит ил лицензияләреннән башка катлаулы ЭП-600 комплексын һәм гексен производствосын эшләтеп җибәрде. Бу зур хөрмәткә лаек! – диде Валерий Шәмсетдинов.
Түбән Каманың мактаулы гражданины Равил Шияпов компания җитәкчелеген, Николай Лемаев башлаган эшне дәвам итүләре өчен рәхмәт белдерде. Очрашуга йомгакны генераль директорның икътисад һәм финанс буенча элеккеге урынбасары Рөстәм Әхмәтов ясады.

– Әйтерсең өйгә кайттык. Безне хәтерлиләр, кадерлиләр, хөрмәт итәләр. Үз вакытында дистәләгән җайланма төзедек. Ә бүген ашханәләрдә, операторлар бүлмәләрендә, поликлиникада кешеләр турында ихлас кайгыртуларын күреп, күңелебез тулды. Биредә «Кадрлар барысын да хәл итә» дигән сүзләрнең буш сүз түгеллеген, ә СИБУР эшчәнлегенең нигезе булуын гамәлдә күрсәтәләр, – дип ассызыклады Рөстәм Әхмәтов.
Ахырда ветераннар һәм предприятие хезмәткәрләре мондый очрашуларны ешрак үткәрергә килештеләр. Буыннар бәйләнеше сакланганда, Түбән Кама нефть химиясенең данлы үткәне генә түгел, ышанычлы һәм көчле киләчәге дә булачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез