Газетага язылу

Айзатуллин: «Барлык социаль объектлар, күп фатирлы йортлар җылылык белән тәэмин ителде»

Татарстанда барлык социаль объектларга һәм күп фатирлы йортларга җылылык бирелгән.

2026 елның 1 ноябренә кадәр хакимият органнары җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәре оешмалары өчен әзерлек паспортларын алырга тиеш. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин белдерде.

— Бүгенге көндә барлык социаль объектлар һәм күп фатирлы йортлар җылылык белән тәэмин ителгән. Җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәре оешмалары өчен әзерлек паспортларын алу эше дәвам итә. Бүгенге көндә 117 оешманың 115енә паспортлар алынды, калган ике оешма — Кама Тамагы районындагы эшләр тәмамланмаган, — диде ул.

Министр сүзләренчә, киләсе этап — муниципаль берәмлекләрнең әзерлек паспортларын алу. Бүгенге көндә республиканың 24 районы паспортларны инде алган. Бу эшне агымдагы елның 20 ноябренә кадәр тәмамларга кирәк.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстанда йортларны капиталь ремонтлау программасы 98%ка үтәлгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре