Газетага язылу

Татарстанда бер йорт подъездында яңа туган баланы ташлап калдырганнар

Әлмәтнең Ленин урамындагы күп катлы йорт подъездында юрганга төрелгән сабый табылган. Йортта яшәүчеләр борчылып, полиция чакырткан. Нарасый хастаханәгә озатылган.

Бүген – 4 декабрьдә иртән Әлмәттәге бер йорт подъездында идәндә яңа туган балага тап булганнар. Ашыгыч хезмәтләр чакыртылганнан соң нарасыйны хастаханәгә озатканнар. Башлангыч мәгълүматларга караганда, баланың гомере һәм сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый.

Әлмәт шәһәре прокуратурасы әлеге очрак буенча тикшерү оештырган. Күзәтчелек ведомствосы балаларның күзәтүчесез калуын профилактикалау оешмалары эшен барлаячак. Тикшерүнең барышы шулай ук Татарстан прокуратурасы контрольлегенә алынган.

Видеокүзәтү камералары яздырган кадрлардан күренгәнчә, подъездда сабыйны битен медицина маскасы белән каплаган хатын-кыз калдырып киткән. Аны эзлиләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре