Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендәге 0 яшьтән 18 яшькә кадәрге һәр балага, шул исәптән һәлак булган яклаучыларның балаларына да, Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдиновадан бүләк сертификаты тапшырылачак, дип яза Татар-информ.
Сертификат алу өчен һәр балага документлар пакеты тапшыру таләп ителә: гариза бирүченең паспорты, баланың районда яшәвен яисә теркәлүен раслаучы документ, туу турында таныклык, вәкил аша мөрәҗәгать ителгән очракта – вәкил вәкаләтләрен раслаучы, шулай ук хәрби хезмәткәрнең махсус хәрби операциядә катнашуын раслаучы документ.
Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген барлык хакимият органнарының төп бурычы – илебезнең суверенитетын алгы сызыкта яклаучы сугышчыларга ышанычлы тыл тәэмин итү.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез