Россиянең Мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, җәмгыять белеме дәресе акрынлап сигезенче сыйныф программасыннан бетереләчәк, дип яза "РИА Новости".
Бетерелү ике этапта бара: 2025 елның 1 сентябреннән башлап предмет сигезенче - унберенче сыйныфларда укытылачак, ә 2026 елның 1 сентябреннән бары тик тугызынчы-унберенче сыйныфларда гына калачак. Югары сыйныф укучылары өчен җәмгыять белеме буенча яңа бердәм дәреслекләр әзер инде.
2026 елда шулай ук мәктәпләрдә «Россиянең рухи-әхлакый культурасы» дигән яңа фән барлыкка киләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез