Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
2027 елга, 2028-2029 еллар планлы чорына Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш фаразын Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин тәкъдим итте. Алдагы өч елга республика бюджеты турындагы закон проектында салынган керемнәр һәм чыгымнарның төп параметрлары белән Татарстан Республикасы финанслар министры урынбасары Оксана Кисапова таныштырды.
Киләсе, 2027 елда Татарстан бюджеты чыгымнары торак-коммуналь хуҗалыкка 41,6 млрд сум тәшкил итәргә тиеш, транспорт инфраструктурасына – 2 млрд сумнан артык, ә юл хуҗалыгына – 37,9 млрд сумнан артык.
Аерым әйткәндә, торак хуҗалыгы чыгымнары кысаларында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясауны финанслашуга 1 млрд. 364,3 млн. сум күләмендә акча карала. Коммуналь хуҗалыгы чыгымнары кысаларында бакчачылык һәм яшелчәчелек хуҗалыкларының инфраструктурасын үстерүгә һәм тотуга 448 млн сум, күп балалы гаиләләрнең җир участокларын инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин итүгә 500 млн сум юнәлдереләчәк.
Татарстан бюджетының юл хуҗалыгына чыгымнары 37 млрд 992 млн сум күләмендә фаразлана. Бу сумма «Татарстан Республикасы транспорт системасын үстерү» дәүләт программасының «Автомобиль юллары челтәрен камилләштерү, үстерү һәм саклап калу» төбәк проекты кысаларында юл эшләренә чыгымнарны үз эченә ала.
Республика бюджеты проекты турында фикер алышуга керешкәндә, комитет рәисе Андрей Егоров Казан, Түбән Кама һәм Яр Чаллыда трамвай деполарының хәрәкәтчән составын яңарту планлаштырыламы икәнлеге белән кызыксынды. Финанс министры урынбасары Оксана Кисапова ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның трамвай инфраструктурасын ремонтлау буенча яңа программаны башлап җибәрү турында карар кабул итүен билгеләп үтте. Ул алдагы өч елга исәпләнәчәк. «Программаны гамәлгә ашыру киләсе елдан башланачак, финанслау ел саен 5 млрд сум тәшкил итәчәк. Шуның 3 млрд сумы Казанга, берәр миллиарды Түбән Кама һәм Чаллыга юнәлдереләчәк», — дип белдерде ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.
Андрей Егоровның киләсе елга ТР бюджетында инфраструктураны модернизацияләүгә салынган чыгымнар турындагы соравына җавап биреп, Оксана Кисапова 10 млрд сум күләмендә финанслау каралуын хәбәр итте.
Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Анисимов капиталь ремонт программасына салынган 1,4 млрд сумга лифтларны алыштыру өчен өстәмә акча каралганмы, дип кызыксынды. Оксана Кисапова аңлатканча, лифтларны алыштыру программасы өч елга исәпләнгән, аңа бюджеттан 3 млрд сум каралган. Узган 2 елда 2,7 млрд сум тотылган, киләсе елга 300 млн сум планлаштырылган.
КПРФ фракциясеннән Дәүләт Советы депутаты Александр Комисаров киләсе елда муниципалитетларда алыштырылачак күперләр саны белән кызыксынды. Фәрит Хәнифов аңлатып үткәнчә, республикада 1400гә якын күпер бар, шуларның 400е исәпкә куелган, калганнарын исәпкә кую буенча зур эш көтелә.
Бюджет проекты буенча фикер алышуга йомгак ясап, Андрей Егоров республика бюджетының баланслы, социаль юнәлешле, республика программаларына йөз тотуын билгеләп үтте. «Без, безнең комитет депутатлары, коммуналь инфраструктураны һәм хәрәкәтчән составны модернизацияләүгә мөмкин кадәр күбрәк акча юнәлтелүен телибез, чөнки бу безнең халык өчен кискен проблема», – дип йомгаклады сүзен Андрей Егоров.
Бүгенге утырышта депутатлар ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның торак урынга хокукларын гамәлгә ашыру турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар. Документта ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан торак урыннары белән тәэмин ителүгә өстенлекле хокукы булган затлар исемлеге төгәлләштерелә. Өстенлекле хокук Россия Федерациясе Дәүләт чигендә һәм Россия Федерациясе субъектларының махсус хәрби операция үткәрү районнары (мәсәлән, Белгород, Курск һәм Брянск өлкәләре) янәшәсендәге территорияләрендә кораллы провокация барышында Россия Федерациясе территориясенә кораллы басып керүгә каршы тору буенча бурычларны үтәгән затларга кагыла, дип билгеләнә.
Комитет утырышында каралган тагын бер закон проекты гражданнарның дәүләт торак фондыннан һәм муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәләре буенча аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турындагы республика Законына үзгәреш кертүгә кагыла. Закон проекты махсус хәрби операция барышында һәлак булган затның гаилә әгъзаларының торак хокукларын яклауга юнәлдерелгән. Махсус хәрби операция барышында бурычларны үтәгәндә һәлак булган затның гаилә әгъзалары торак урыннарына мохтаҗлар буларак, әгәр социаль наем шартнамәсе буенча торак урыны алу хокукы бирә торган нигезләр юкка чыгаруга китерүче хәлләр күрсәтелгән затның һәлак булуы (вафат булуы) аркасында барлыкка килсә, исәптән төшерелә алмый дип билгеләнә. Шул ук вакытта социаль найм шартнамәсе буенча гаилә дәгъва иткән торак урын мәйданы кимемәячәк.
Бүген гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында законга үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты каралды. Закон проекты белән комплекслы үсеш территорияләре өчен торак урын өчен компенсация күләмен сатып алу турындагы шартнамә милекчесенә җибәрелгәнгә кадәр 60 көннән дә иртәрәк булмаган вакытта билгеләргә тәкъдим ителә. Бу агымдагы базар бәясе буенча торак бәясенә тиң түләү алу мөмкинлеген бирәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез