Газетага язылу

Әр-Риядка самолетлар очамы?

Үткән ялларда Якын Көнчыгышта киеренкелек спирале бөтерелүен дәвам итте. Хөсиләр һәм Согуд Гарәбстаны конфликты үсештә.

Якшәмбе көнне Әр-Риядтагы король Халид исемендәге аэропортка баллистик ракеталар һөҗүме булды. Рәсми чыганаклар 13 кешенең үлүен, 300 дән артык кешенең яралануын белдерә. Дүшәмбе таңында Дәммәм шәһәрендәге король Фәхд исемендәге аэропортка да ике зур һөҗүм оештырылуы турында да хәбәр ителде. «Saudi Aramco»ның нефть объектлары шулай ук даими һөҗүмнәргә дучар ителә. Кызыгы шунда: АКШтан дистәләрчә миллиард долларга сатып алынган һава һөҗүменә каршы тору системалары согудләрне саклый алмый. Аз файда бирәләр. Әр-Рияд соңгы көннәрдә Әнкара белән төрек һава һөҗүменә каршы тору системаларын урнаштыру турында килешү төзеде. Мәккә оборона альянсы кысасындагы ул килешү кайчан нәтиҗә күрсәтер, әлегә билгесез.

 

Хөсиләрның хәрби вәкиле Яхья Сариа халыкара авиакомпанияләрне, пассажирларны һәм аэропорт хезмәткәрләрен Согуд Гарәбстанының һава киңлегеннән файдалануның куркыныч булуы турында кисәтте. Аның сүзләренчә, Согуд Гарәбстаны аэропортлары һәм һава маршрутлары хәрби операцияләр зонасына әйләнгән. Мәккә һәм Мәдинә аэропортларына гына искәрмә ясалган. Хәрәкәт «аэропортка – аэропорт белән, блокадага – блокада белән» принцибы буенча киеренкелекне тагын да көчәйтү юлын сайлавын белдерде. «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе искәртә: Мәккәдә аэропорт юк. Аңа иң якын аэропортлар Таиф аэропорты (туры сызык буенча якынча 72 км) һәм Җиддәдәге Король Габделгазиз халыкара аэропорты (туры сызык буенча якынча 74 км). Хөсиләр, мөгаен, шул һава аланнарын күз алдында тоталардыр.

 

Аеруча сизгер мәсьәлә булып һөҗүмнәрнең Әр-Риядта узачак халыкара икътисадый чаралар белән бер вакытка туры килүе тора. 11–15 октябрьдә Бөтендөнья нефть конгрессы, ә 26–29 октябрьдә «Чүлдәге Давос» буларак танылган Future Investment Initiative инвестиция форумы узарга тиеш. Оештыручылар чараларның планлаштырылган вакытта узачагын белдерә. Шулай да кайбер катнашучылар инде читтән торып катнашу мөмкинлеген һәм альтернатив маршрутларны караштыра башлаган.

 

Бер үк вакытта Йәмәннең үзендә хәл кискенләшү дәвам итә. Согудләр яклавындагы рәсми хөкүмәт гаскәрләре стратегик мөһим торак пунктларны югалта. Тәгызз (Таиз) шәһәренә иң якын булган 129 мең кеше яшәүче Әл-Мисрах шәһәре хөсиләр кулына күчте.  Тәгызз – төньяк белән көньяк арасындагы күпер ул, аны кулга төшерсәләр, гыйсъянчылар Аденга бара торган юлларны контрольдә тотачаклар. Шәһәрне камап алу яки аның белән элемтәне өзү хөкүмәт көчләренең көньяк белән бәйләнешен кыенлаштырырга мөмкин.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре