Алар 1966 елның 17 октябрендә, Фирдәүсә ханымның туган көнендә, никахларын рәсмиләштергән булган. Шуннан бирле бу көн гаилә өчен икеләтә бәйрәмгә әйләнгән. Бу хакта «Арча хәбәрләре» хәбәр итә.
ЗАГС бүлегендә бриллиант юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды. Чарада Вильдановлар хөрмәтенә җылы котлау сүзләре яңгырады, алар бүлекнең «Дан» китабына имзаларын куйдылар, символик медальләр алмаштылар һәм яшьлекләрен искә төшереп, вальс әйләнделәр.
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов исеменнән юбилярларны районның Ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина котлады, истәлек бүләге тапшырды.
Фирдәүсә һәм Әнәс Вильдановлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген оныклары һәм оныкчыкларының уңышларына сөенеп яшиләр, диелә хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез