Бу хакта чара алдыннан узган брифингта Россия Президенты ярдәмчесе, Россия – АСЕАН саммитына әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты рәисе Юрий Ушаков хәбәр итте.
Татарстан башкаласында узучы саммит кысасында имзаланачак документлар арасында - Казан декларациясе, 2026-2030 елларда Россия һәм АСЕАН арасындагы стратегик партнерлыкны гамәлгә ашыру буенча комплекслы гамәлләр планы, энергетика һәм мәдәният өлкәсендә уртак гаризалар бар. Аерым алганда, Казан декларациясендә Россия белән АСЕАНның халыкара проблематика һәм киләчәк хезмәттәшлек юнәлешләре буенча уртак алымнары беркетеләчәк. Россия белән АСЕАН арасындагы мөнәсәбәтләрнең 35 еллыгына багышланган саммит Казанда 17-19 июньдә уза.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез