Газетага язылу

Аучы, җәнлек дип уйлап, гөмбә җыючыны атып үтергән

Пермьдә бер ир-атны ялгыш атып үтергән аучыга карата җинаять эше кузгатканнар.

Бу хакта “Российская Газета” Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза. Фаҗига Пермь муниципаль округының Усть-Курашим авылы тирәсендә килеп чыккан. Урманда  йөрүче аучы, ниндидер тавыш ишетеп, кыргый җәнлек, дип уйлаган һәм тавыш килгән якка ике тапкыр аткан. Кызганычка, бу гөмбә җыючы кеше булып чыккан. Ул пуляның туп-туры күкрәгенә тиюе сәбәпле шундук җан биргән.

Тикшерү комитетында аңлатып үтелгәнчә, аучы ау кагыйдәләрен (җәнлекнең үзен күрмәгән килеш, тавышка һәм кыштырдауга таба  атуны тыюны күздә тоткан) санга сукмаган. Хәзер аучының үлеме буенча “Саксызлык белән үлемгә китерү” статьясы нигезендә җинаять эше кузгатылган. Аучыга ике елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза чарасы билгеләнергә мөмкин. Тикшерүче фаҗига булган урынны караган, дәлилләр, шул исәптән аучының мылтыгын алган. Суд экспертизалары билгеләнгән. Тикшерү дәвам итә, килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре