Admin
-
Яңалыклар
Башкалада Россиянең танылган язучылары белән иҗади очрашу узды
Бүген ТР Язучылар берлеге бинасында «Китап поезды 2026» бөтенроссия проекты кысаларында танылган Россия прозаиклары Валерий Попов һәм Кира Грозная белән иҗади очрашу узды. Грозная билгеләп үткәнчә, федераль масштабтагы проект илнең төрле төбәкләреннән язучыларны берләштерә, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстанда махсус операция хәрбиләренә утын бәясенең яртысын компенсацияли башлыйлар
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына утын чыгымнарының 50 проценты күләмендә компенсация бирә башлаячаклар. Республика Министрлар Кабинетының тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларын бүләкләүгә конкурс игълан ителде
Татар (туган) теле һәм әдәбияты укытучыларына ярдәм итү өчен акчалата бүләкләүгә конкурс игълан ителә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Җәмгыять
Цифрлы дөньяда татар теленә ихтыяҗ зур: «Яндекс» эзләү системасында беренче урында
Интернетта татар теленә ихтыяҗ зурмы? Аның цифрлы киңлектә тагын ничек популярлаштырырга? Бу һәм башка сорауларга Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында җавап бирде, телне заманча технологияләр киңлегендә саклау һәм үстерү юнәлешендәге уңышлар һәм планнар турында сөйләде.
-
Яңалыклар
Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый
12 сентябрьдән Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Сәүдә эшләре атна саен шимбә көннәрендә 14 мәйданчыкта 27 декабрьгә кадәр оештырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбе утырышында Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстанда 9 сентябрьдә участок сайлау комиссияләре эшли башлый
Татарстанда 9 сентябрьдә участок сайлау комиссияләре эшли башлый. Бу хакта бүген журналистларга ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Көзге кәефсезлектән ничек котылырга? – Белгеч 5 ысулын аңлатты
Көннәр кыскара башлауга, иртән йокыдан тору авырлаша, тизрәк алҗыта, кәефсезлек биләп ала. Ни өчен? Психолог Юлия Неверова «Российская газета» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул сорауга җавап биргән һәм көзге кәефсезлектән котылу ысулларын атап үткән.
-
Яңалыклар
Владимир Путинның Нарендра Моди белән нинди темаларга сөйләшәчәге турында мәгълүм булды
Бу атнада Россия Президенты Владимир Путин Һиндстанга сәфәр кылачак. Биредә ул БРИКС саммитында катнашачак һәм илнең Премьер-министры Нарендра Моди белән сөйләшүләр үткәрәчәк.
-
Яңалыклар
Ясалма фәһемнең ни өчен производствода кешене алыштыра алмавын аңлаттылар
Предприятиеләрдә цифрлы технологияләрне гамәлгә кертүнең төп сәбәбе чыгымнарны киметү түгел, бәлки кешеләрнең җитмәве. Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов шулай дип белдергән.
-
Яңалыклар
Владимир Путин Россия халыклары телләре көне белән котлады
Россия Президенты Владимир Путин гражданнарны Россия Федерациясе халыклары телләре көне белән котлады. Мөрәҗәгать дәүләт башлыгының рәсми порталында бастырылган, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Марат Әхмәтов Тукай районының Яңа бистәсендә яңартылган мәктәптә булды
Бүген Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Тукай районының Яңа бистәсендә урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Быел мәктәп капиталь ремонттан соң ачылган.
-
Яңалыклар
Cәясәтче Украинада тынычлык урнаштыру мәсьәләсе буенча фикерен белдергән
Украина буенча сөйләшүләргә этәргеч бирүдә төп кыенлыкларның берсе – Украина җәмгыятенең тынычлыкны теләмәве. МГИМО фәнни хезмәткәре, политолог Антон Гришанов “Радио1” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
-
Яңалыклар
Марат Әхмәтов: «Газлаштыруның һәр проценты артында кешеләр язмышы тора»
Бүген Тукай районы Әҗмәкәй авылының «Бишенче элемент» микрорайонын газ челтәренә тоташтырдылар, хәзерге вакытта биредә актив торак төзелеше алып барыла.
-
Яңалыклар
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә машина йөртү таныклыгын Макс аша күрсәтергә була
8 сентябрьдән Россиядә автоинспекторларга Макс мессенджерында QR-код ярдәмендә машина йөртү таныклыкларын һәм транспорт чарасын теркәү турындагы таныклыкны күрсәтергә мөмкин. Бу хакта ТАСС автоюрист Лев Воропаевка сылтама белән хәбәр итә. Әмма, аның сүзләренчә, техник мөмкинлек соңрак, якындагы айларда барлыкка киләчәк.
-
Яңалыклар
«Халык инспекторы»на инвалидлар урынына машина кую турында 47 мең тапкыр хәбәр иткәннәр
«Халык инспекторы» системасы эшли башлаганнан бирле Татарстанда яшәүчеләр транспорт чарасын инвалидлар өчен билгеләнгән урыннарда калдырган машина йөртүчеләр турында 47 мең тапкыр хәбәр иткән. ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Алексей Клонцак «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.