Admin
-
Яңалыклар
Татарстанда бер атна эчендә АИ-92 һәм АИ-95 бензинына бәя артты
Татарстанда 19 октябрьдән 26 октябрьгә кадәр АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин бәяләре артты. Беренчесе – литры өчен 31 тиенгә, икенчесе 33 тиенгә кыйммәтләнде. Бу Росстат мәгълүматларыннан күренә, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Галимнәр, пешергәндә, пакетлы чәйнең зарарлы матдәләр бүлеп чыгаруын ачыклаган
Хәзер күпләр офиста гына түгел, өйдә дә пакетлы чәйгә өстенлек бирә. Бездә генә түгел, чит илләрдә дә шулай. Чит ил галимнәре 95 градус чамасы температурадагы суда нибары өч минут пешергәндә чәйдәге процессларны тикшергән. Эндокринолог Зөһрә Павлова үзенең телеграм-каналында шул хакта язган, дип хәбәр итә «Российская Газета».
-
Яңалыклар
Казан тхэквондо буенча Россия чемпионатын кабул итәчәк
4-8 ноябрь көннәрендә «Бокс һәм өстәл теннисы үзәге»ндә тхэквондо буенча Россия Чемпионаты узачак.
-
Яңалыклар
Автомобильне кышка ничек әзерләргә: белгеч киңәшләре
Кыш җитү белән машина йөртүчеләргә автомобильне салкыннарга әзерләргә һәм багажникта кирәкле әйберләр җыелмасын тулыландырырга киңәш ителә. Моңа Роскачество белгечләре игътибар итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Республикада җылы көз дәвам итә
Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшем көтелми. Иртән урыны белән томан булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты буенча 6,7 меңнән артык кеше яңа һөнәр үзләштерә
Татарстанда яшәүче 6,7 меңнән артык кеше ТРның «Работа России» кадрлар үзәгенә яңа һөнәр үзләштерү яки «Кадрлар» илкүләм проекты буенча квалификация күтәрү өчен мөрәҗәгать иткән. Бу хакта кадрлар үзәгенең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Татарстанда ялган юл белән баласына 1 миллион сумнан артык пенсия алган хатын хөкем ителгән
Баулыда яшәүче 34 яшьлек хатын-кызны аеруча зур күләмдә акча үзләштерүдә гаепле дип тапканнар.
-
Яңалыклар
1 декабрьгә кадәр салым бурычларын түләргә кирәклеген искәртәләр
Татарстан халкы бу елның 1 декабренә кадәр милек салымын, шулай ук транспорт һәм җир салымнарын түләргә тиеш. Бу хакта Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Үлгәч тә ник тынгылык юк? «ВТ» укучы соравына җавап бирә
Җәй көне вафат булган 90 яшьлек бабайны ярдырырга алып бару өчен яллар узганны көттеләр.
-
Җәмгыять
Үткән белән киләчәк арасында: Татарстан Фәннәр академиясе оешуга 35 ел тулды
Фән – үз чорының көзгесе. Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланган чараларда бу гыйбарәнең дөреслегенә кабат-кабат инанабыз. Төрле өлкәләрдә ирешелгән казанышлар, чыннан да, шушы чорның мирасы булып, киләчәккә юл ярыр.
-
Яңалыклар
Путин Россиянең Африкага авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлауны арттырырга әзер булуын әйтте
Россия Африка илләренә авыл хуҗалыгы продукциясен китерү географиясен киңәйтергә әзер.
-
Яңалыклар
«Ярдәм янәшә!» хәрәкәтендә катнашучылар СВОда катнашучылар өчен кием тегә башлаган
«Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте «Үзебезнекеләр җылысы» оешмасы волонтерлары ярдәмендә Казан хастаханәләрендә дәвалану һәм тернәкләнү узучы хәрбиләр өчен адаптив кием тегүне башлап җибәрде.
-
Яңалыклар
Казан аэропорты кышкы графикка күчте
Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты кышкы эшчәнлек чорына күчә, яңа расписание киләсе елның 27 мартына кадәр гамәлдә булачак. Яңа сезон башлану белән очышлар маршруты халыкара һәм эчке юнәлешләр буенча өстәмә рейслар белән тулылана.
-
Яңалыклар
Диетолог көзге моңсулыктан котылу өчен нинди ризыкларга өстенлек бирергә икәнен аңлатты
Гадәттә көз бераз хәлсезлек һәм җиңелчә генә моңсулык алып килә. Ләкин дөрес туклану ярдәмендә кәеф-рухны күтәрергә мөмкин.
-
Яңалыклар
Хәрби билеты булмаганнарга чит ил паспортын бирмәскә мөмкиннәр
Хәрби билетка ия булмаган очракта, чакырылыш буенча хәрби хезмәткә алу яшендәге ир-атлардан чит ил паспортын рәсмиләштерүгә документларын кабул итмәскә мөмкиннәр.