Авокадо йомшагын, лимон согы салып, чәнечке белән йомшартабыз. Йомшак сыр өстәп болгатабыз. Блендерга салып тугларга да мөмкин. Килеп чыккан катнашманы кашык белән яки кондитер капчыгы ярдәмендә тарткалеткаларга тутырабыз. Балыкны кечкенә кисәкләргә юка гына турап, рулет кебек төрәбез. Балык кисәкләрен сыр катнашмасы өстенә куеп чыгабыз. Тарталеткалар өстен кечкенә генә кыяр кисәге һәм яшел тәмләткеч белән бизибез.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез