Газетага язылу

Авыл офыклары

Өметсез сүзләр язасы килми, әмма заман үзгәрешләре барыбер уйландыра. Инде менә ничә ел татар авылы язмышын милләт язмышы белән янәшә куеп сөйлибез, язабыз, авыл бетсә, татар да бетәчәк, дибез. Тарих шушы хакыйкатьне раслап та килә сыман.

Авылларда халык саны кими, мәктәпләр ябыла, көтүгә куарлык маллар да калмый. Элек кайбер авылларда икешәр, өчәр көтү булып, һәр гаилә чират буенча көтүгә чыга иде. Язганнарым үткәннәрне сагынып сыктап утыру кебек кенә тоелмасын. Без инде менә ничә ел, авыл бетә, дип сөйләшәбез. Ә ул һаман яши. Яшь чакта класс белән авылда калу шаукымы да чыкты һәм бу хакта бөтен матбугат, радио-телевидение шаулады. Шәхсән үземә берничә ел буе «Без авылда яшибез» дигән телевизион тапшырулар алып барырга да туры килде. Район газеталарының шактые «Авыл офыклары» дип атала башлады. Дәүләт тарафыннан авыл язмышына кагылышлы төрле законнар, хокукый актлар кабул ителде. Инде килеп яшьләрне авылда калдыру өчен аларга паспорт та бирми башладылар. Бер гыйбрәтле хәл: бездә Балалар йорты бар иде һәм анда тәрбияләнүчеләргә паспортны берсүзсез бирделәр. Бу детдомныкы булмаганнар күңелендә сәер хисләр тудырды, алар ятимнәрдән көнләшә башладылар. Нинди заманнар булган диген!

 

Ә авыл һаман бетүгә барды, офыклары тарайганнан-тарайды. Үзем язам, үзем татар авылы язмышы турында әллә ниләр уйлап саташып бетәм. Авыл гомергә татарның тамыры булды. Татар шәһәрләрдә үрчи, яши алмыйдыр ул, «татар» дигән исеме яшәсә дә, җисеме бетәр сыман. Чөнки район-шәһәр җирендә татар мохите юк. Ә үз мохите булмаса, дөнья йөзләрендә бер генә җан иясе дә яши алмый. Сукыр тычканга – җир асты, кошларга – күк, балыкларга су кирәк. Инде менә соңгы елларда күп кенә авылларда Cабан туйлары уздырмый башладылар, чөнки мәйданга чыгарга кеше калмады. Кеше бетсә, туган тел, күпме йола-бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр юкка чыгачак.

«Авыл бетә...» – дип зарланучыларга үзем киресен тукыган булам, авыл бетә алмый ул, чөнки шәһәр җирендә иген игеп, мал асрап булмый. Кеше иписез, сөтсез, итсез яши алмый, дим. Заманында оптимальләштерү сылтавы белән авылларны берләштерделәр, шәһәр белән авыл арасындагы аерманы бетерү, ягъни авыл белән шәһәрне тигезләү өчен җан-фәрман тырыштылар. Ә авыл, зур югалтуларга дучар булып та, яшәвен дәвам итә.

Шәһәрчә түгел, үзенчә яши ул. Дөрес, хәзер күп кенә авылларда яшәү шартлары шәһәрнекеннән ким түгел, әмма авылда эш табу кыен. Бөтен халык мал асрап кына көн итә алмый бит, авыл халкының төп өлешен тәшкил иткән өлкәннәр сөт өчен – берәр кәҗә, йә йомырка өчен биш-алты тавык асрасалар гына инде. Башкасына хәлләре җитми. Бүгенге көндә ничә авылның яшәүдән туктаганы турында төгәл мәгълүмат юк. Шул ук вакытта, интернеттагы мәгълүматларга карасаң, бездә уннан да кимрәк кеше яшәгән авыллар саны 250 тирәсе икән. Яшәүдән туктаган авыллар вакытында теркәлеп тә бармый икән. Бу уңайдан бер гыйбрәтле сан турында да әйтеп китик әле. 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу вакытында бер кеше дә яшәмәгән 49 авыл булуы ачыкланган. Ягъни бу авыллар кәгазьдә генә яшәгән. Икенче төрле әйткәндә, исәпкә бар – санга юк булып чыга инде.

Минем «ВТ»да эшләүчеләрнең барысы да авылдан булулары турында язганым бар. Бер-беребездән авыл хәлләре турында еш сорашабыз. «Безнең авыл гөрләп яши», – дигән сүзләр ишеткән юк әле. Бу язганнарым бары тик татар авылларына гына кагыла һәм тагын бер мәртәбә: «Татар авылы соңгы татар юкка чыккач кына бетәчәк», – диясе килә. Авылда офыклар якты әле. Бетмәс ул, бары тик яшәү, эшләү рәвеше генә үзгәрер. Сез ничек уйлыйсыздыр тагын, мин әйтеп кенә бактым.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре