Газетага язылу

Авылда яшәүче йөкле хатын-кызлар консультацияләргә бушлай бара алачак

Төбәк хакимияте авылларда һәм ерак торак пунктларда яшәүче йөкле хатын-кызлар өчен хатын-кыз консультацияләренә кадәр түләүсез баруны оештырырга тиеш. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин сүзләренә сылтама белән РИА Новости яза, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Тагын бер үзгәреш хатын-кызлар консультацияләренә һәм башка профильле учреждениеләргә кадәр җәмәгать транспорты маршрутлары булмаган авыл җирлегендә яки ерак торак пунктларда яшәүче йөкле хатын-кызларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Бу очракта төбәк хакимияте булачак әниләрнең табибларга барып кайтуларын бушлай оештырырга тиеш булачак», – диде РФ Премьер – министры.

Бу йөкле хатын-кызларга кирәкле барлык медицина хезмәтен вакытында алырга мөмкинлек бирәчәк.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре