Газетага язылу

Авыру бала әнисе: «Унсигезгә җиткәч, чирләр бетә микәнни?»

«Улыма 2025 елның 20 октябрендә 18 тулды. Ничә еллар авырган баланың, чираттагы медицина тикшеренүе узганда, инвалидлыгын бетерделәр. Яшь барганга карап бетә торган чир түгел иде аның. Зинһар, бу хәлгә ачыклык кертегез әле»!

Авыру бала әнисе: «Унсигезгә җиткәч, чирләр бетә микәнни?»
Фото: ясалма фәһем

Редакциягә Балтачтан Гөлшат Хәбибуллина шалтыратты. Без аның белән озак сөйләштек. Гомере буе авыру бала үстергән әнинең әйтәсе сүзләре күп җыелган. Кая барып бәрелергә, кемнән яклау табарга белмәгән чагы аның.

«Тууга билгеле иде»

Данилнең туганда ук аяклары эчкә таба бөкрәйгән була. Өстәвенә ул бик авырлык белән дөньяга килә.

– Баламның аягына ортопедлар гипс салды. Шулай итеп бер ай узды. Әмма үзгәреш булмады. Алты айдан, сезгә инвалидлык тиеш, диделәр. Йөри торгач, «косолапость» диагнозы куйдылар. Шуннан соң 18 яшенә кадәр группа бирделәр. Әле улымның неврология буенча да кимчелеге бар. Сөйләме дә дөрес түгел. Аякларына 3 тапкыр операция ясаттык, җөйләре дә тора. 18 яше тулгач, район хастаханәсендә тикшерделәр дә, Казанга җибәрделәр. Ортопедка күрендек. Ә аннары Дәүләт хезмәтләре порталына язу килде. Улыма инвалидлык тиеш түгел икән! Элегрәк язуларны кулга бирәләр иде. Ул чакта баланың чирен дә белә идек, үзебезгә күчермәсен дә алып куя идек. Хәзер кулга берни бирмиләр. Берни аңламый калдык, – дип сөйли Гөлшат.

Гөлшат әйтүенчә, улының бер аягы икенчесеннән кыскарак. Ортопедик аяк киеменнән йөри, корсеты да кирәк. Инвалидлыгы булганда, аны Данилгә бушка биргәннәр.

– Медицина-социаль экспертиза уздыручыларга улыма аяк киемнәре, корсетлар кирәген дә әйтеп карадым. Тик андагы табиб, эшләп алыр, диде. Ничек кенә аңлатып карасам да, инвалидлыгын калдырмадылар. Мин риза булмадым. Яңадан тикшерүләрен сорадым. Бу юлы да безнең файдага булмады. Баламның бөтен җирен карадылар. Тик язуларын безгә күрсәтеп тә тормадылар. Берни белмибез. Унсигезгә җиткәч, чирләр бетә микәнни ул? – ди Гөлшат райондагы көллияттә белем алучы улы өчен борчылып. – Мәскәүгә хат яздым. Аннан да кире җавап килсә, судлашасы була инде. Әле бит яклаучы да кирәк. Аптырадык инде. Ичмасам, III группа итеп тә калдырмадылар. Мин бит тиешсез әйбер сорамыйм. Улымның инвалидлыгы күзгә күренеп тора бит!

Бу хәлгә ачыклык кертер өчен, Балтач районы хастаханәсе баш табибының клиник-эксперт эшләре буенча урынбасары Галия Закирова белән дә элемтәгә чыктык.

– Баланың бар авырулары турында мәгълүмат җыеп, Казанга тапшырдык. Барысын да андагылар хәл итте, – диде ул.

Эмилия Бикбулатова, Татарстанның медицина-социаль экспертиза баш бюросы табибы:

– 18 яшькә җиткәч, безгә гражданин үзе генә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Башта безгә авыру яшәгән урындагы поликлиникадан аның турында мәгълүматлар килә. Алар үзләренчә карар чыгара. Документлары килгәч, безнең белгечләр карый да үз фикерен җиткерә. Риза булмаган очракта, федераль органнарга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ә инде аларның карары белән дә килешмәсләр, судка биреп була. Безнең тәҗрибәдә төрле хәлләр бар. Кайбер очракта төбәктә чыккан карарны да үзгәртәләр. Бу гаилә яңадан инвалидлык билгеләтергә мөмкин. Кешенең сәламәтлегендә үзгәрешләр бар икән, үзе теркәлгән поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар яңадан медицина-социаль экспертиза үтү өчен юллама бирергә мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре