Газетага язылу

Бәя күтәрелә – чыгару кими

Нефть базарындагы турбулентлык Россия файдасына кебек. «Юралс» маркалы нефть бәясе 109 долларга җитте дигән хәбәрләр күренә.

СВО башланганнан соң, мондый ук майлы калҗага тап булган юк иде әле. Әмма хәл гади түгел. Россиянең үз проблемалары бар. Дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә нефть эшкәртү заводларының планнан тыш ремонтка ябылуы кара алтын чыгаруны нык чикли. Август аенда бары тик 8,72 миллион баррель генә нефть чыгарылган. Чагыштырыгыз: 2018 елның октябрендә бер тәүлеккә якынча 11,6 миллион баррель нефть чыгарылган. Димәк, җир мае чыгару рекордлы күрсәткечтән 24,8 процентка кимегән. Бик зур югалту бу. Мотор ягулыгын читтән сатып ала башладык. Дөнья базарында исә аның бәясе күкләргә сикерә. Менә шуннан кара алтын кыйммәтләнүдән безгә күпме файда килә икәнен чамалый аласыз.

 

Эчке базарда бензин белән эш катлаулы. Кайбер шәһәрләрдә кытлык зур чиратлар тудыруын дәвам итә, бәя күтәрелә. «Коммерсантъ» газетасы нефть компанияләре май аеннан бирле биржа контрактлары буенча бензин белән тәэмин итү йөкләмәләренең бары тик 41 процентын гына үтәгән дип яза. Аңлый торгансыздыр: контракт төзелә, әмма бензин юк.

 

Вазгыять илдә инфляция көчәюгә китерә. Үзәк банк үткән атнада төп ставканы үзгәрешсез калдырды. Банкирлар процентны тагын да күтәрерләр иде: зур гауга чыгачак, шуңа тыелалар. Бәяләр күтәрү фонында депозитларның табышлылыгы кимү халыкны банк хисабындагы акчаны күпләп алырга этәрә. Андый чакта Үзәк банк бер генә адым ясый ала: төп ставканы күтәрә. Процентлар исә болай да бизнесның бугазыннан кысып тоткан.

 

Росстат мәгълүматлары сөендерми. Россиядә һәр өченче компания диярлек зыянга эшләгән – ярты ел эчендә югалтулар 5 триллион сумнан артып киткән. Зыян күргән компанияләр саны 21,5 меңгә җиткән, ягъни алар гомуми санның 33,5 процентын тәшкил иткән. Росстат иң начар нәтиҗәләрнең берсен күмер сәнәгатендә теркәгән: компанияләрнең зыяны 184,6 млрд сумга җиткән, ә табыш 31,3 млрд сум тәшкил иткән. Нәтиҗәдә тармакның финанс нәтиҗәсе 153,3 млрд сум күләмендә югалту белән чыккан. Күмер предприятиеләренең 67,3 проценты зыянга эшләгән. Металлургларның да югалтулары зур.

                                    

        

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре