– Күптән түгел узган төп тантана сәхнәсенә чыккан, һөнәри бәйгедә номинант булган һәркем инде җиңүче дип таныла. Һәм бүген барыгызга да лаеклы бүләкләр тапшырырга телибез, – дип, катнашучыларны Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев сәламләде.
«Яшь гвардия» номинациясендә җиңгән һәр кешегә Татарстанның әйдәп баручы экспертлары катнашында шәхси һәм һөнәри үсеш программасында катнашу өчен сертификат тапшырылды.
«Шәфкатьлелек һәм кайгырту» номинациясендә җиңүчеләргә мультимедиа җайланмасына сертификат, «Профессиягә тугрылык» номинациясендә катнашучыларның һәрберсенә төбәк шифаханәсенә сертификат тапшырылды.
«Сәламәтлек синергиясе: команданың көче – гамәлләрдә» номинациясендә җиңүче команда белгечләре чит илдә стажировка программасында катнашу грантына, шулай ук клининг өчен күп функцияле робот сертификатына лаек булды.
Шулай ук «Уникаль очрак» һәм «Ел табибы» номинацияләрендә җиңүчеләргә һәм барлык номинантларга чит илдә белем алу стажировкасында катнашу өчен грант тапшырылды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез