Документ нигезендә, бакчачылык ширкатьләрен гомуми файдаланудагы мөлкәткә салым түләүдән азат итү 2028 елның 1 гыйнварына кадәр озайтылачак.
Шул ук вакытка кадәр барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан финанслау алмаган сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт объектлары өчен мөлкәткә салымның ташламалы ставкасы 4,55 процент күләмендә сакланачак.
Башка төзәтмәләр газ тармагына кагыла. 2032 елга кадәр торак пунктларны газлаштырып бетерү программасы кысасында файдалануга тапшырылган газүткәргечләр өчен мөлкәткә салымның ташламалы ставкасын 4,55 процент күләмендә саклап калу тәкъдим ителде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез