Газетага язылу

Башкалада Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көне ничек узды?

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан көне уңаеннан Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды. Казан Кремлендә узган тантаналы чарада хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган гвардия капитаны Тимур Гыймрановның әти-әнисе дә бар иде. Президент Указы нигезендә, Тимур вафатыннан соң Россия Герое исеменә лаек булды. Республика Рәисе һәм Россия Һава-космик көчләре башкомандующиеның урынбасары генерал-лейтенант Игорь Романов әлеге бүләкне хәрбинең әти-әнисенә тапшырды.

Бүләкләр тапшыру тантанасы Казан Ратушасында да узды. Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга Казанның Мактаулы гражданины исеме бирелде. «Бу хәбәрне ишеткәч, бик шатландым. Соңгы 35 елда, хәтта күбрәк тә, мин республикабыз башкаласында яшим һәм эшлим. Казанга бик рәхмәтлемен», – дип, хисләре белән уртаклашты ул. Әлеге исемгә лаек булучылар арасында Россиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин да бар.

Быел янә Республика көне алдыннан Казанда «Ике Кремль» VIII халыкара мотофестивале узды. Россия халыклары дуслыгына багышланган чарада Рөстәм Миңнеханов та мотоцикл руленә утырды. Фестивальдә катнашучылар Мәскәү Кремленнән Казан Кремленә кадәр юл узды. Татарстан башкаласында Россиянең төрле почмакларыннан меңнән артык байкер җыелган иде. Мотоциклчылар Татарстан Рәисе белән Беренче Май мәйданыннан Игенчеләр сарае янындагы мәйданга кадәр бардылар.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин рәсми рәвештә Кабан күле яр буеның яңартылган өлешен ачтылар. Хәзер күл буендагы җәяүлеләр зонасының гомуми озынлыгы биш чакрымга җитә. Кунаклар килгәндә, яр буенда «Хәрәкәттә бәрәкәт» бию проектының финалы бара иде. Рөстәм Миңнехановка шулай ук Камал театры янында барлыкка киләчәк мультимедиалы фонтан комплексы концепциясен тәкъдим иттеләр. Ул күлнең борынгы риваятьләренә нигезләнгән бизәкләрне чагылдырган музыкаль шоудан гыйбарәт булачак.  

Традиция буенча, Республика көне уңаеннан Казан ипподромында ат чабышлары узды. Тамашачылар җәмгысы 14 төрле бүләккә узышларны тамаша кылды. Чабышларда Россиянең 22 төбәгеннән 180 ләп ат катнашты.

29–30 августта башкаланың «Урам» экстрим-паркында сигезенче мәртәбә урам мәдәниятләре фестивале узды. Чараны Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко да килеп күрде, урам мәдәнияте һәм спорт берләшмәләре лидерлары белән аралашты. Ул үзенең дә урам спорты белән шөгыльләнү тәҗрибәсе барлыгын сөйләде һәм теләсә нинди субкультураларда яки бергәлекләрдә кешеләрне уртак кыйммәтләр берләштерүен әйтте.

А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты бинасы фасадында Россия Герое, СССРның атказанган штурман-сынаучысы, Казанда туган Леонид Поповка истәлек тактасы ачу тантанасы узды.  «Мемориалны монда ачуыбыз символик мәгънәгә ия, чөнки Леонид Степанович нәкъ менә әлеге уку йортында белем алган, монда остазлык традицияләрен кадерләп саклыйлар», – диде чарада Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин исә Леонид Попов кебек кешеләр үрнәгенең яшь белгечләрне, студентларны, чыгарылыш укучыларын һөнәри казанышларга һәм зур эшләргә рухландырырга тиешлеген ассызыклады.

Ике көн дәвамында Кабан күле буенда «Печән базары» фестивале дә гөрләде. Быел аның концепциясен «Кабан сөйли» дип атаганнар. Дизайн-маркет белән беррәттән, бу көннәрдә фестиваль кысасында лекторий, балалар өчен остаханәләр эшләде, ачык подкаст яздырдылар, иммерсив спектакль узды.

Бәйрәм көнне, һәрвакыттагыча, Тинчурин театры тирәсе гармун моңнары белән тулган иде. Казанда инде 41 нче мәртәбә «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты фестивале узды. Россиянең төрле төбәкләреннән 800 катнашучыны җыйган фестиваль Тинчурин театры янында башланып, Камал театрына кадәр җырлы-биюле йөреш белән дәвам итте. Катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде.

30 августта башкаланың «Рубин» футбол клубы Казан һәм Татарстанга бүләк ясады, Махачкаланың «Динамо»сы белән очрашуны җиңеп тәмамлады. Илья Рожков, Александар Юкич һәм Богдан Йочич керткән голлар нәтиҗәсендә матч 3:1 исәбе белән йомгакланды.

Бәйрәм Казанның «Гаилә» үзәге янында дәвам итте. Зур сәхнәдә башкала халкы һәм кунаклары өчен зур концерт әзерләнгән иде. Кичен сәхнәдә Илһам Шакировка багышлап, концерт узды, Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова һәм Россия эстрадасының популяр төркеме – Uma2rman чыгыш ясады. Моннан тыш, бәйрәм сәхнәсендә берьюлы җиде пар бер-берсенә «Риза» сүзләрен әйтеп, язмышларын бәйләде. 22:00 сәгатьтә исә бәйрәмне салют белән төгәлләделәр.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре