Проблеманың төп асылы һәм куркынычы түбәндәге факторлардан гыйбарат:
- Медицинада (кешеләр табиб рөхсәтеннән башка яки вируслы инфекцияләр вакытында үз белдеге белән антибиотик эчкәндә) һәм авыл хуҗалыгында (терлекчелектә массакүләм куллану) даруларны контрольсез куллану куркыныч темплар белән бара.
- Бактерияләр үзгәрә (мутацияли) һәм элек аларны җиңел үтергән даруларга каршы чыдамлык барлыкка килә. Кеше үзе түгел, ә нәкъ менә чирне тудыручы бактерия даруга ияләшә.
- Бу проблема бер ил чикләрендә генә калмый, ул БРИКС һәм БРИКС+ илләре дәрәҗәсендә биологик куркынычсызлыкның иң зур йогышлы тармагы буларак карала. Ияләшү сәбәпле, хәтта гади инфекцияләрне дә дәвалау дөнья дәрәҗәсендә катлауланачак.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) мәгълүматлары да бу куркынычны раслый: соңгы елларда күзәтелгән «патоген-антибиотик» комбинацияләренең 40% тан артыгы чыдамлык күрсәткән һәм бу күрсәткеч ел саен 5–15% ка арта бара.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез