Газетага язылу

Белгеч гриппны ОРВИдан ничек аерырга икәнен аңлатты

Грипп йоктырганда, тән температурасы кинәт күтәрелә, организмны хәлсезлек баса.

 Эпидемиолог Любовь Семейкина “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта искәртеп үткән. Аның әйтүенчә, гриппның төп билгесе – тән температурасының кисәк кенә 38-39 градуска кадәр “сикерүе”.

“ОРВИ вакытында исә тән температурасы салмак кына күтәрелеп, мондый күрсәткечләргә җитмәскә дә мөмкин. Томау төшү, йөткерү, хәлсезлек кебек билгеләр дә бик көчле булмый”, – дип басым ясап әйткән белгеч.

Аның сүзләренә караганда, прививка хәзерге вакытта таралучы штаммнан 98 процентка саклый.

Исегезгә төшерәбез: авыру йоктыручыларның күпчелегендә Гонконг гриппы – А Н3N2 ачыклана.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре