Аның әйтүенчә, 2026 елда күчемсез милек базарында үзгәрешләр булмый калмаячак. Үзәк Банк акча-кредит сәясәтен алга таба йомшарту ихтималына карамастан, гыйнвар яки февральдә фатир сатып алу отышсызрак булачак әле.
“Ипотека ставкалары ике урынлы саннан торган бер мәлдә, сатучылар, ияләшелгән гадәт буенча, язгы “җанлануга” өметләнеп, бәяләрне төшермәячәк. Минемчә, 2026 елның җәе (июнь-август айлары) торак сатып алу өчен иң кулай чорга әйләнәчәк”, – дип билгеләп үткән Трепольский.
Белгеч фикеренчә, Үзәк Банк җәйгә төп ставканы шактый ук киметергә мөмкин. Моннан тыш җәен эшлеклелек сүлпәнәя, шуңа күрә икенчел базарда сатучылар да күндәмрәккә әйләнә, дигән ул. Аның сүзләренә караганда, шул чагында кулланучыга бик яхшы шартлар туачак: ипотека арзаная башлаячак, әмма торак бәяләре әле ихтыяҗ артуга бәйле рәвештә кыйммәтләнергә өлгермәячәк. Шул рәвешле кулланучыга, кредитын алга таба түбәнрәк процентка үзгәртүгә өметләнеп, торгынлык базарындагы фатирны “иске” бәядән сатып алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
“2026 елда отышлы бәядән фатир сатып алу – беренче чиратта, киләчәкне уйлап эш итү, дигән сүз. Ипотека ставкасының барыбызның да күңеленә ятышлы 8-9 процентка төшүен көтәргә кирәкми: бер урынлы санга төшүгә, “квадрат” бәясе күз ачып йомганчы өскә “сикерәчәк”. Шуңа күрә ипотеканы киләсе елның җәендә яки көз башларында 13-14 процентка алырга да, бер ел-ел ярым чамасы узуга, ставкалар бер урынлы санга әйләнгәч, аны рефинансларга, ягъни процентын киметергә мөмкин булачак”, – дип йомгак ясаган сүзенә белгеч.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез