Россия Халыклар дуслыгы университеты доценты Николай Хоменец “ТАСС” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә, бер кашык майонезның – бутербродтамы ул, салатта яки башка ризыктамы – сәламәтлеккә зыяны юк.
Белгеч сүзләренә караганда, майонезны күп куллану кан тамырлары һәм йөрәк авырулары куркынычын арттыра. Шулай ук ашкайнату органнарына кырын сугарга, симерүгә китерергә мөмкин. Аның төп кимчелеге – бик калорияле һәм майлы булуында.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез