Бу хакта илнең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко XXI Бөтенроссия терапевтлар конгрессында белдерде. Аның сүзләренә караганда, симерү кеше сәламәтлеге өчен төп куркынычларның берсе булып тора. «Артык авырлык һәм симерүгә бәйле статистика борчуга сала», – ди министр.
Михаил Мурашко шулай ук Россия халкының 70 процентында инфекцион булмаган авыру таралуның ким дигәндә бер куркыныч факторы булуын да әйткән. Мондый факторларга алкоголь эчү һәм тәмәке тарту, дөрес тукланмау, аз хәрәкәтләнү керә. Министр сүзләренчә, куркыныч тудыра торган факторлар үлем күрсәткечләренә дә йогынты ясый. Шуңа күрә ил халкын сәламәт яшәү рәвешенә һәм чирләрне булдырмый калуга җәлеп итү мөһим, дип саный ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез