Республика башкаласы иҗтимагый фикер казанына әверелде. Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ паркта Татарстанның Иҗтимагый палатасы тәкъдиме белән үткәрелгән форум хакимият органнарыннан, бизнес өлкәсеннән, коммерциячел булмаган сектордан, дини һәм этномәдәни оешмалардан, шулай ук, иҗтимагый советлар һәм волонтерлар сафларыннан 600 дән артык вәкилне берләштерде. Чарада тормыш сыйфатын яхшырту, гражданлык җәмгыятен үстерү, милләтләр һәм диннәр арасындагы татулыкны ныгыту, бизнесның социаль җаваплылыгы, патриотик тәрбия, иреклелек, җәмәгатьчелек фикерен барлыкка китерүдә массакүләм мәгълүмат чараларының роле, бердәмлек һәм каһарманлык турында фикер алыштылар.
Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева форумның пленар утырышы алдыннан журналистлар белән аралашканда искәрткәнчә, форум җәмгыятьне борчыган проблемаларны ишетү мәйданы булып тора. «Ул һәркемне тыңлау өчен үткәрелә. Бу – республика халкы да, иҗтимагый оешмалар да, коммерциячел оешмалар да. Иң мөһиме, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, иҗтимагый һәм коммерциячел оешмалар, республикада яшәүчеләр бергә эшли. Шунысы да әһәмиятле: форум Республика көне алдыннан уза. Бүген дәүләт хакимияте органнары һәм коммерциячел булмаган оешмаларның үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә эшләнгән бөтен нәрсә Татарстанда яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән. Иҗтимагый оешмалар вәкилләре халыкны борчыган проблемалар турында яхшы белә», – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча Совет рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов әйтүенчә, безнең көчебез – бердәмлектә, халыклар бердәмлегендә.
– Россия Президенты Владимир Путинның гражданлык җәмгыятен үстерү мәсьәләләренә нинди зур игътибар бирүен күреп торабыз. Дөрестән дә, без бердәм булганда җиңелмәс. Бүген әлеге сүзләрнең дөреслеген махсус хәрби операциянең алгы сызыгында торучы хәрбиләребез дә раслый, – диде ул.
Аның сүзләренә караганда, бүген бөтен җәмгыять гаделлек хакына, дәүләтебезнең территориаль бәйсезлеген яклау өчен берләште. «Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан игълан ителгән Хәрби дан һәм хезмәт батырлыгы елында татарстанлылар ветераннарның, тыл хезмәтчәннәренең, Ватанны саклаучыларның батырлыкларына да хөрмәт күрсәтә», – диде Марат Әхмәтов. «Сезнең казанышларыгыз безгә уңышлы үсәргә мөмкинлек бирә. Бүген Татарстан – илнең терәк төбәге, күп күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарны алып тора», – дип, станокларда, кырда, башка тармакларда тырышып эшләүчеләргә рәхмәт белдерде ул.
Парламент җитәкчесе сүзләренә караганда, 2026 ел – Россиядә Халыклар бердәмлеге елы республика өчен аерым әһәмияткә ия. Бездә 175 милләт вәкиле үзара дус-тату яши. Илебездә яшәүче халыкларның мәдәниятенә, телләренә, гореф-гадәтләренә хөрмәт – иҗтимагый татулыкның ышанычлы нигезе булып тора. «Быел Татарстан Иҗтимагый палатасына 20 ел тулды. Бу вакыт эчендә ул социаль үсеш мәсьәләләре буенча киң фикер алышу өчен абруйлы мәйданга әверелде», – диде Марат Әхмәтов.
Форумда катнашучыларны Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә сәламләде. Аның мөрәҗәгатен республиканың Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев укыды. «Иҗтимагый палата республикабыз һәм илебез үсешенең катлаулы баскычында, иҗтимагый көчләрнең берләшүгә омтылышы арта барган шартларда төзелде һәм ул гражданлык җәмгыятенең аякка басуын тизләтергә тиеш иде. Ике дистә ел актив, нәтиҗәле эшчәнлек чоры узганнан соң, безнең Иҗтимагый палатаның халык һәм хакимият арасында диалог булдыручы, иҗтимагый тәкъдимнәрне хуплаучы, җәмәгать контроле механизмнарын көчәйтеп, заман белән бергә атлаучы төп гражданнар җәмгыяте институты булуын канәгатьлек хисе белән билгеләп үтәбез», – диелә анда.
Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, бүген тормыш сыйфаты ул – финансларга гына бәйле тарих булып калмыйча, безнең бергә булу, янәшә булу, бердәмлекнең көчен тою мөмкинлеге дә. «Көчле икътисад кешеләр өчен ресурслар барлыкка китерә, ә үсештәге, белемле, сәламәт кеше көчле икътисадны булдыра», – диде вице-премьер. Бу хакта сөйләгәндә ул республикада яшәүчеләр белән бергә тормышка ашырыла торган һәм татарстанлылар яратып өлгергән «Безнең ишегалды», «Күрше», «Күрше. Мирас» кебек проектларга аерым да тукталды. Әнә шул бердәмлек безне тагын да көчлерәк итә.
Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев тормыш кыйммәтләре турында искәртте. «Бүген үз-үзеңә, үз дөреслегеңә, үз көчеңә ышаныч мөһим. Бердәмлек һәм киләчәккә ышаныч кирәк, – диде ул. – «Бердәмлектә көч» форумы нәкъ менә без киләчәктә үз эшебездә таяна алырлык уртак аңлашуны барлыкка китерү мәйданы булып тора». Пленар утырыш ахырында йомгаклау резолюциясен кабул иттеләр. Аның кысасында традицион кыйммәтләрне саклап калу, иреклелеккә ярдәм итү һәм бизнесны хәйрия проектларына җәлеп итү кебек үсеш өстенлекләрне дә билгеләделәр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез