Вуз җәмәгатьчелеге, федераль хакимият органнары, фәнни оешмалар һәм сәнәгать вәкилләре Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ паркында очрашты. Форумның төп темасы – глобаль сынаулар шартларында инженер белемен һәм Россия белән Кытайның уртак фәнни-технологик потенциалын үстерү.
Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко да катнашты. Алар ике илнең техник югары уку йортлары оештырган фәнни-техник күргәзмә белән танышты. Бүген республиканың 47 югары уку йортында 156 мең студент белем ала. Төп техник юнәлешләр булып авиа- һәм ракета төзелеше, IT, химия һәм нефть технологияләре, энергетика, төзелеш һәм архитектура тора.
Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны сәламләгәндә, бүгенге шартларда илләр арасында үзара хөрмәт һәм аңлашуга, аралашуга корылган тотрыклы мөнәсәбәтләр аеруча кыйммәтле икәнен әйтте. «Россия һәм Кытайның икеяклы хезмәттәшлеге – моның ачык мисалы. Кеше капиталы, яңа белемнәр һәм технологияләр – икътисадый үсешнең төп этәргече. Татарстан – илебезнең икътисадый һәм фәнни-мәгариф үзәкләренең берсе. Бездә 8 инновацион мәктәп уңышлы эшли, Татарстанның 6 университеты –Россиянең югары белем лидерлары рәтендә», – диде Татарстан Рәисе үз чыгышында.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта төп проект – Шандунь провинциясе белән берлектә Кытай–Россия перспектив технологияләр университетын (КРУТех) булдыру тормышка ашырыла. Форум кысасында аны ачу тантанасы да узды. Проект үз канаты астына республикада эшләп килә торган – 11, Шандунь провинциясенең 14 югары белем бирү оешмасын ала. Ул киләсе елдан тулы көченә эшли башлар һәм ике якның уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә белгечләр әзерләүнең яңа моделен булдырырга мөмкинлек бирер дип ниятлиләр. «Бу Россиянең фәнни-мәгариф комплексы өчен яңа үсеш ноктасы булачак», – диде Рөстәм Миңнеханов проектка зур өметләр баглап һәм Андрей Фурсенкога инициативаны хуплаган өчен рәхмәт белдерде.
Аның фикеренчә, бүгенге чынбарлык яңа мәгариф системасы булдыруны таләп итә. «Безнең алда технологик лидерлык булдыру бурычы тора, һәм бу – гаять зур җаваплылык. Импортны алмаштыру белән шөгыльләнү күпкә җиңелрәк. Әмма уңышка башкалар эшләгәнне кабатлаучылар түгел, стандарт булдыручылар ирешәчәк», – диде Россия Президенты ярдәмчесе.
КНИТУ-КАИ ректоры Кирилл Охоткин әйтүенчә, илләр арасындагы хезмәттәшлекнең үз тарихы бар. «1940–1950 елларда ук Казан авиация институты белән Кытай югары уку йортлары тыгыз хезмәттәшлек иткән. Совет техник югары уку йортлары Кытайда инженерлык юнәлешләрен торгызуда зур ярдәм күрсәткәннәр. Югары уку йорты архивында ике университет кафедралары дуслыгына 70 ел тулуга багышланган истәлекле плакат саклана. Алдагы үсешне югары технологияле платформаларның киң спектрында: суда, җирдә, һавада һәм космоста эшли торган автоном системаларда күрәбез», – диде ул.
Россия һәм Кытай техник университетлары ассоциациясенә 2011 елда Харбин политехник университеты белән Мәскәү дәүләт техник университеты нигез салган. Ул вакытта оешмага 83 вуз керсә, хәзер аларның саны 115 кә җитте. Форум нәтиҗәләре буларак Россия һәм Кытай техник университетлары ассоциациясенә берьюлы 32 яңа әгъза: Россиянең – 16 һәм Кытай Халык Республикасының 16 югары уку йорты керде.
– 15 ел эчендә ассоциация югары уку йортлары арасындагы элемтәләрдән масштаблы платформага кадәр юл үтте. Бу платформа ярдәмендә ике илнең дә студентлары өчен күбрәк ресурслар, белгечлекләр һәм мөмкинлекләр булдыра алдык. Безенең төп максат – төрле илләрдән килгән студентлар өчен белем, технологияләр һәм идеяләр алмашу мәйданчыгы булдыру, – диде Харбин политехник университеты проректоры Шуай Юн.
Кытай Халык Республикасының Казандагы генераль консулы Цзян Сяоян Рәисне татарча сәламләде. Үз чыгышында ул хезмәттәшлекнең уртак фәнни тикшеренүләргә һәм инновацияләр кертүгә дә юнәлдерелергә тиешлеген һәм бу өлкәдә югары квалификацияле кадрлар әзерләү мөһимлеген ассызыклады.
Форумда заман сынауларын чишү, халыкара фәнни лабораторияләр оештыру, университет технологияләрен реаль икътисадый системага кертү мәсьәләләре карала. Моннан тыш, ректорлар очрашуы, вузлар арасында үзара 20 гә якын килешү төзелү көтелә.
Кытай белән товар әйләнеше 10 ел эчендә 13 тапкыр арткан һәм 3,3 млрд долларлык күрсәткечне узып киткән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез