Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Сергей Пахомов шул хакта белдергән. Аның әйтүенчә, коммуналь инфраструктураның тузуы турында тәүге сигналлар алына да инде. Пахомов билгеләп үткәнчә, идарәче компанияләргә йортлар белән һәм аларда яшәүчеләр белән җаваплы төстә эшләү кирәк. Үзләренең эшчәнлегенә карата таләпләрне үтәү мөһим, дип басым ясап әйткән депутат.
Сергей Пахомов сүзләренә караганда, коммуналь инфраструктураны яңарту “Бердәм Россия” Халык программасының өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Партия аны даими контрольдә тота. Исегезгә төшерәбез: тарифларны еллык индексацияләү 1 октябрьдә булачак. Тарифларны үзгәртү күләме Россия Хөкүмәте боерыгы белән билгеләнгән күрсәткечтән артмаячак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез