25 яшьлек егет, полициягә мөрәҗәгать итеп, 7 меңнән артыграк акчасын урлаулары турында хәбәр иткән. Аның әйтүенчә, ул Идел буе районындагы сәүдә комплексында урнашкан банкоматтан акчасын алмакчы булган. Әмма акча күренмәгәч, китеп барган.
Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре, тикшерү уздырып, банкоматның акчаны соңрак “бирүен” һәм аны 26 яшьлек хатын-кыз урлавын ачыклаган. Ул үз гаебен таныган.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, егет банкоматтан акча алырга маташканда, әлеге хатын-кыз читтәрәк басып торган. Акча пәйда булуга, табышын кесәсенә салган да китеп барган.
Әлеге очрак буенча “Урлау” статьясы нигезендә җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүчегә карата, шәһәрдән чыгып китмәү рәвешендә, чикләү чарасы билгеләнгән.
Полиция хезмәткәрләре кисәтеп әйткәнчә, банкоматта карта һәм акчаларны калдырмагыз. Финанс операциясенең тулысынча төгәлләнүенә инангач кына банк җиһазы яныннан китегез.
Банкоматта акча тапсагыз, тирә-юньдә кешеләрнең бармы-юкмы икәнен барлагыз. Булса, чакырып, алып, акчасын онытканлыгы турында хәбәр итегез.
Акча табуга җиңел табыш кебек карау – бик зур ялгыш! Кемнеңдер акчасын үзләштерү җитди һәм аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин чөнки.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез