Газетага язылу

«Бию көрәше» бәйгесендә җиңүчене 150 мең сум акчалата бүләк көтә

27 августта 18:00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда, Г.Камал театры артындагы мәйданчыкта «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының йомгаклау чарасы буларак «Бию көрәше» бәйгесе узачак.

Көрәштә җәйге остаханәләр барышында һәм онлайн-теркәлү аша сайлап алынган егерме финалист катнашачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Өч ай дәвамында барлыгы 9 остаханә узды, аларның һәрберсенә 400-500 кеше килде. Гомумән алганда, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты 5 меңгә якын тамашачы һәм катнашучы җыйды.

Исегезгә төшерик, узган ел «Бию көрәше» беренче тапкыр «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының 5 еллыгы уңаеннан үткәрелде. Ул вакытта бию баттлында профессиональ булмаган һәвәскәр биючеләр генә ярышты. Быел исә ярышта биюче-һәвәскәрләр дә, профессионаллар да катнашачак.

Финалистларны берничә сынау көтә, аларның һәрберсендә импровизация, төп хәрәкәтләрне белү, сыгылмалык, тапкырлык һәм харизма бәяләнәчәк. Шунысы мөһим, тамашачыларның да фикере исәпкә алыначак, алар быел да соңгы турда җиңүчене алкышлар ярдәмендә сайлап алачак.

Турнирның төп призы – 150 мең сум күләмендә акчалата бүләк. Барлык финалистлар проект символикасы төшерелгән истәлекле бүләкләр алачак, бәйрәм чарасына килгән балалар өчен шулай ук призлы бәйге оештырылачак.

Җәйнең көтелгән бию вакыйгасын «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының кураторы Алсу Мәгъсүмҗанова, популяр алып баручы Рүзәл Әхмәдиев һәм Татарстанның һәм Башкорстанның халык артисты Җәвит Шакиров алып барачак.

Чакырылган кунаклар арасында – Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Зөлфия Шакирова, җырчылар Алинә һәм Азат Кәримовлар, күпләргә Шәрәпҗан буларак таныш булган юмор остасы Рамил Шәрәпов, Татарстанның атказанган артисты, баянчы Ринат Вәлиев һ.б.

Исегезгә төшерәбез, «Бию көрәше» проекты Казан мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла.

Фото: Казан мэриясе матбугат хезмәте

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре