Ул билгеләп үткәнчә, шешкә каршы Россиядә җитештерелә торган мРНК-вакциналарны масштаблырак һәм арзанрак итеп чыгарырга мөмкин. Хәзерге вакытта бу эшләр персонализацияләнгән препаратлар булдыру белән чикләнә. Аларны һәр авыруның шешенең генетик профиленә туры китереп ясыйлар, шуңа күрә бер пациентны дәвалау берничә миллион сумга төшә. Чумаков әйтүенчә, инде булган һәм киләчәктә дә булдырыла ала торган препаратлар бар, алар күбрәк авырулар төркеме өчен исәпләнгән.
«Мәсәлән, меланомада еш очрый торган мутацияләр бар, һәм берьюлы берничә дистә тиешле антигенны үз эченә алган вакцина булдырырга мөмкин. Ул чакта препаратны һәр очрак саен яңадан ясарга кирәкми. Төп чыгымнар эшләү стадиясендә була, ә аннары җитештерүне масштаблырак итәргә мөмкин. Бу бөтенләй башка икътисад», – дип ышана галим.
Чумаков фикеренчә, Россия сәламәтлек саклау системасы өчен киләчәктә күп санлы пациентларга ярдәм итәчәк андый чишелешләрне үстерү мөһим.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез