Газетага язылу

Бөгелмә – Азнакай автомобиль юлында транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла

Азнакай районында Бөгелмә-Азнакай автомобиль юлында 31 августтан транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатыла.

Бу хакта Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чикләү юлның 40,8-41,4 чакрым өлешендә капиталь төзекләндерү эшләре белән бәйле. Хәрәкәт 30 сентябрьгә кадәр туктатып торыла. Автомобильчеләргә башка маршрутлар оештырылган Алар “Азнакай шәһәре урау юлы”ннан, шулай ук Азнакай шәһәре юл-урам челтәре участокларыннан файдалана ала. Министрлык йөртүчеләрдән сәфәрне алдан планлаштыруларын һәм чикләүне исәпкә алуларын сорый. Маршрутны планлаштырганда, югарыда телгә алып үтелгән урау юлларга исәп тоту киңәш ителә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре