Чарага Россиянең 24 төбәгеннән һәм Үзбәкстаннан, Белорусиядән, Кытайдан, Әзербайҗаннан, Һиндстаннан галимнәр, археологлар, 75 яшь белгеч җыелды. Ачылыш тантанасында Татарстан Фәннәр академиясе Президенты Рифкат Миңнеханов мәктәпнең эшчәнлегенә югары бәя бирде, эшчәнлекнең барча халыклар өчен дә әһәмиятле булуына басым ясады, бу мәктәп: “Безнең визит карточкасы”, – дип билгеләп үтте.
Мәктәпнең Болгарда эшләве дә юкка гына түгел. Бик бай тарихлы, һәркемдә зур кызыксыну уята торган төбәк бу: хәтер-хатирәләр дә мәңгелек һәм сүнмәс-сүрелмәс, елдан-ел байый гына бара. Девизы: “Тарихны тирәнтен өйрәнергә һәм яшь буынга калдырырга кирәк”.
Тел, әдәбиятны өйрәнү дә игътибар үзәгендә. Проектлар Россия Фәннәр академиясе тарафыннан яклау таба, Татарстандагы фәнни үсеше белән нык кызыксыналар һәм тәҗрибәне нигез итеп кулланышка алалар. Галимнәр: “Үзебезнең тарихны өйрәнү юнәлешендә булган тәҗрибәне башка галимнәргә, археологларга да җиткерү бик кирәкле гамәл”, – дигән фикердә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез