Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты башлыгы Сергей Леонов “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән. Парламентчы искәрткәнчә, түләү күләме – һәркем өчен төрлечә, һәм ул стажга бәйле.
Леонов шулай ук азрак авырырга, профилактика белән шөгыльләнергә, хәмерне азрак кулланырга, тәмәке тартмаска, вейплардан файдаланмаска, физкультура белән шөгыльләнергә, кимендә 8 сәгать йокларга, күбрәк вакытны гаилә белән бергә үткәрергә киңәш иткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез