Газетага язылу

Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында Татарстан спортчылары 17 медаль яулады

Казахстанның башкаласы Астанада Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары тәмамланды. Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаган Татарстан спортчылары ярышларда 17 медаль яулады. Уңышка иң зур өлешне көрәшчеләр кертте.

Татарча көрәш бәйгесендә Алексей Абрамов (70 килога кадәрге авырлы үлчәве) белән Радик Сәлахов (90+) батыр исемен яуладылар. Динар Кәримуллин (75) белән Азат Габдрәшитов (90) икенче урынны алдылар.
Кыргызларның алыш бәйгесендә Ранис Гыйлаҗетдинов (100+) батыр булып танылды. Шул ук төрдә Ислам Фәлахов (70) – көмеш, ә Илфат Миңнегалиев (60) белән Булат Мусин (100) бронза медаль иясе булдылар. Кызлар арасында узган бәйгедә Динә Гыйззәтуллина (75) чемпион исемен яулады.

Атка атланып көрәшүчеләр арасында узган аударыспақ (аударыш) ярышында Инсаф Хөсәенов, Алмаз Камалдинов һәм Ильнур Гобәйдуллин үз ишләре арасында өченче урынны алдылар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре